Логотип Идель
Яңалыклар

Хәлил Шәйхетдинов: "Курку да, җаваплылык та арта бара..."

Без эш белән мавыккач, көн узып киткәнен сизми дә калабыз. Физик яктан да, рухи яктан да тынычлык кичерәм. Уразадан курыкмаска, уразага керергә кирәк.

Хәлил Хәмитович, әлбәттә, бу сорау ялгыштыр, әмма сезне ураза тотасыз дип беләм...

Әйе, әлһәмдүлилләһ.

Ничегрәк уза уразалар? Урамда эссе һава торышы...

Бик җиңел. Ходайның рәхмәте, менә икенче ел рәттән төннәрен салкынча, суынырга өлгерәбез. Без эш белән мавыккач, көн узып киткәнен сизми дә калабыз. Физик яктан да, рухи яктан да тынычлык кичерәм. Уразадан курыкмаска, уразага керергә кирәк. Аның бернәрсәсе юк: башында ун көн тотасың, уртасында ун көн һәм ахырдан ун көн – менә була сиңа бер ай.

Спортчылар, көрәшчеләр арасында да ураза тотучылар күптер, әлбәттә?

Әлбәттә, аларны барыбыз да күреп-ишетеп торабыз. Хәбиб Нурмагомедовны да, Корбан Бердывны да, башкаларны да беләбез. Көрәшчеләр арасында да иманда булучылар, ураза тотучылар күп, Аллага шөкер. Әле менә соңгы елларда, федерация һәм теге яки бу ярышны кабул итүче районнар белән уртак фикергә килеп, җомга көнне ярышларны ачу тантанасын җомга намазыннан я иртәрәк, я соңрак вакытка күчерә башладык. Бу киңәшне үз вакытында Биектау районы башлыгы Рөстәм Кәлимуллин җиткергән иде. Хәтерләсәгез, Биектауда уза торган бәйгеләр вакытында махсус җомга намазы өчен тәнәфес игълан ителә башлады.

Әлбәттә, иманда булуның, ураза тотуның тәмен татыгач, син инде аннан башка яши алмыйсың. Дөресрәге, бөтенләй башка кеше булып яшисең. Мин үзем ураза аен көтеп алам. Ул узып киткәч, моңсу да булып китә. Менә бүген дә иртән мәчеткә бардым, аннан кайтканда шундый рәхәт инде менә! Бөтенләй башка һава (таң алдыннан һава озонга бай диләр), кошлар сайрый, күңел тыныч, көне буена энергия алып кайтасың.

Сүз уңаеннан, шушы көннәрдә ифтарда бер бабай гыйбрәтле фикер әйтте. Кеше гомерен иртәнге намаздан кичке намазга кадәр генә вакыт белән чагыштырырга була. Ягъни бик кыска ул. Бик кыска гына шушы гомерне иманлы булып үтсәк иде.

Иманга килгән Хәлил Хәмитович белән элеккеге Хәлил Хәмитович арасында аерма бармы?

Беләсеңме, Радик, хәзер һәр гамәлеңне Аллаһыдан куркып эшлисең. Синең бит әле җавап бирәсең бар. Сүзләреңне чамалап сөйлисең, кешене рәнҗетүдән куркасың, гайбәт сатудан тыеласың. Юкка гына мәчетләргә, вәгазьләр тыңларга йөрмибез бит. Анда һәрчак синең фани дөньяда вакытлыча гына икәнеңне искәртеп торалар. Күбрәк белгән саен курку да, җаваплылык та арта бара...

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Теги: көрәш

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев