-
ТАЙМ-АУТ ТАПШЫРУЫ: КАРАТЭ ТУРЫНДА СӨЙЛӘШӘБЕЗ "Тайм-аут" тапшыруының чираттагы чыгарышы каратэга багышлана.
-
Шифаханәдә ял - иң арзаны Татарстан бу җәйдә шифаханәгә юллама бәясе иң арзан торган Россия төбәкләре рейтингында лидерлар рәтенә чыкты.
-
Дәүләт Думасында гаилә институтын ныгытырга алынганнар Гаилә хәлләренә сәбәпсез тыкшынмаячаклар. Дәүләт Думасына шул хакта закон проект кертелде. Документта Гаилә кодексына караган 20 һәм башка норматив актларга кагылышлы 25 төзәтмә бар.
-
Рөстәм Хуҗинның «Туган як көйләре» күргәзмәсе ачылды Автор баталь һәм тарихи жанрлардагы рәсемнәре белән билгеле.
-
КФУның «Татар теле, әдәбияты һәм рус теле» дигән яңа программасына 25 бюджет урыны бирелгән 20 июньдә югары уку йортларына беренче курска укырга керү өчен документлар кабул итү кампаниясе башланып китте.
-
"Яңа дулкын" ютуб-каналында Илдар Кыямов башкаруында "Янбикә" җыры "Яңа дулкын" ютуб-каналында яңа җыр урнаштырылды. "Янбикә" җырын телевидение алып баручысы, нәфис сүз остасы Илдар Кыямов башкара.
-
Ренат Әюпов "Йосыф" кыйссасы турында: "Бер-береңне ишетү өчен бераз тынлык кирәк" Кариев театры сәхнәсендә “Йосыф” кыйссасы тәкъдим ителәчәк. Шул рәвешле Яшь тамашачылар театры татар халкының яраткан китабына яңача караш ташларга чакыра.
-
«UenFest» җиңүчеләре “СОЧИ ПАРК”ка юллама отты! Бүген Казан Кирмәне балаларның тавышыннан гөрләп торды. Биредә алар өчен төрле уеннар, чаралар оештырылды.
-
Стресслы хәлләргә ни рәвешле ресурслар тупларга
Хәлил Шәйхетдиновтан мунча себеркесе әзерләү "рецепты"
Хәлил Шәйхетдиновтан мунча себеркесе әзерләү "рецепты" социаль челтәрләрдә зур популярлык казанды. Хәлил Хәмитович нәрсә турында сөйли соң?
"Идел" журналы хәбәрчесе белән сөйләшеп утырганда, Татарстан спорт министрының беренче урынбасары, Татарстанның атказанган спорт остасы Хәлил Шәйхетдинов мунча керергә яратуы һәм аның керүнең дә аерым тәртибе барлыгы хакында сөйләгән иде. "Мунчаны яратмаган татарны татарга санамыйм да мин. Үзенең бер тәртибе, техникасы бар аның. Иң мөһиме – ашап кермәскә. Мунчаны, себеркеләрне – имәннекен дә, каенныкын да – үзем әзерлим, төрле тәмле исләр кушам. Мунчага керәсең икән, анда инде ике сәгатьтән дә ким кермәскә, дип саныйм. Башта җылынам, себеркеләрне пешерәм, чабынам, аннан юынам әйбәтләп. Тән күзәнәкләре ачылгач, янә чабынам. Шуннан төренеп утырам да, тәмле чәйләр белән ял итәм. Ягъни мунча керү – ул үзе бер процедура. Кабатлап әйтәм, барысын да үзем әзерлим. Бер көнне абый пешергән иде себеркеләрне, үземнекенә җитми инде", дигән иде ул.
Шушы көннәрдә үзенең инстаграмдагы сәхифәсендә Хәлил Хәмитович мунча себеркесе әзерләүнең яңа ысулы турында сөйләп, видео урнаштырды. Әлеге ысулны ул Зөлфәт Зиннуровтан күргән икән һәм узган ел үзе дә кулланырга булган. Дусты белән җәй көне каен һәм имән себеркесе ясап, аларны целофан пакетка төргәннәр һәм суыткычка тыгып куйганнар. "Менә алдым да, җылы суга салдым. Мунчада исә февраль башында май исе чыкты... Ох", дип, шатлыгы белән уртаклаша ул.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз