ХӘЛӘЛ РИЗЫК АРТАЧАК
Җитештерүчеләргә хәләл ризыклар сатуны кимендә 2 мәртәбә арттыру бурычы куелды.
Татарстанда 2024 елга кадәр «Хәләл» продукция экспортлауны арттырачаклар. Җитештерүчеләргә хәләл ризыклар сатуны 2020 елда көтелә торган йомгаклар белән чагыштырганда кимендә 2 мәртәбә арттыру бурычы куела. Бу турыда Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.
Татарстан Республикасында җитештерелә торган «Хәләл» продукциянең гомуми күләме 7 млрд сумнан артып китә, бу илледән артык җитештерүче, шул исәптән экспорт юнәлешендә 18 компания, шуларның бишесе «Хәләл» халыкара сертификатына ия.
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы мәгълүматларына караганда, Татарстан Республикасы тышкы базарларга чыгаруны планлаштыра торган хәләл продукциянең төп төрләре түбәндәгеләр: тавык, күркә, үрдәк итләре, кондитер әйберләре.
«2019-2024 еллар чорына Татарстан Республикасында экспортны үстерү» төбәк программасы кысаларында 2024 елга АПК продукциясен экспортлау күләмен 359,9 млн. АКШ доллары күләменә җиткерергә кирәк, бу 2017 ел белән чагыштырганда 2 тапкырга диярлек күбрәк, диелә бу хәбәрдә.
«Идел» журналы 16+
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев