Логотип Идель
Яңалыклар

ХӘЛӘЛ ТАМГАСЫН РӨХСӘТСЕЗ КУЛЛАНЫП САТКАННАР

«Слово мясника» исеме астында чыккан әлеге ашамлык һәм аның җитештерүчесе Татарстан мөфтиятенең «Хәләл» стандарты комитетында сертификация узмаган.

    Татарстан Диния нәзарәтенең «Хәләл» комитеты азык-төлектә хәләл тамгасын рөхсәтсез куллану һәм аны кибет киштәләрендә сату очрагы табылу турында сайтта хәбәр итте. 

    «Слово мясника» исеме астында чыккан әлеге ашамлык һәм аның җитештерүчесе Татарстан мөфтиятенең «Хәләл» стандарты комитетында сертификация узмаган. Аны сертификацияләү мәсьәләләре буенча Комитет җитештерүче белән эшлекле һәм консультатив багланышлар да алып бармый. Игътибарлы булыгыз», диелә бу хәбәрдә.

    Хәзерге вакытта Комитет белгечләре тикшерү үткәрәләр һәм әлеге ашамлыкны сәүдә ноктасыннан алганнар.

tatar-inform.tatar

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев