-
ДИНИ ЯШЬЛӘР ӨЧЕН ТАТАР ТЕЛЕ, ӘДӘБИЯТЫ ҺӘМ ТАРИХЫ БУЕНЧА ОЛИМПИАДА УЗА Татарстан мәдрәсәләре һәм ислам югары уку йортлары шәкертләре арасында татар теле, әдәбияты һәм татар халкы тарихы буенча республикакүләм олимпиада үткәреләчәк.
-
“КИТАП” РАДИОСЫ – МИЛЛИ РАДИО Ишеттегезме әле, “Китап” радиосы FM 98,6 МГц ешлыгында яңгрый башлады. Милли моң, милли әдәбиятны пропагандалауга юнәтелгән радио Татарстан Президенты ярдәме белән тормышка ашырылды.
-
БЕРЕНЧЕ ОНЛАЙН-МӘДРӘСӘ ХАЛЫКТА ПОПУЛЯРЛАША АЛЫРМЫ? Татарстан мөфтияте һәм аның карамагында эшләүче “Хозур” нәшрият йорты моңарчы тиңе булмаган зур яңа проект – татар телендә беренче онлайн-мәдрәсә гамәлгә ашырды.
-
СӨЙЛӘМ ГЕНЕРАЛЛАРЫ БАРЛАНА «Tatar сүзе» бәйгесенең жюри әгъзалары конкурска килгән 4000гә якын язманың әлегә 1200енә бәя бирергә өлгерде. Жюри утырышлары Г.Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясендә уза, жюри төркемнәргә бүленеп эшли.
-
«ТЕШ - ОРГАНИЗМ КӨЗГЕСЕ» - табиб киңәшләре Табиб киңәшләрен укыйк әле, бик файдалы!
-
ҖАНИСӘП ТУРЫНДА СӨЙЛӘШИК – 2 Гөлсинә Кәбирова – 2021 елгы Бөтенрусия халык санын алу кампаниясенең иң беренче җанисәпчеләреннән берсе. Аның участогы – Төмән өлкәсе Тубыл районы Ачира һәм Изәмәт авыллары. Бер авыл икенчесеннән 25 км ераклыкта урнашкан, тик монда бу зур ара саналмый.
-
МИЛЛИ ШУРА ӘГЪЗАЛАРЫ ҖИДЕ ЭШЧЕ ТӨРКЕМГӘ ТУПЛАНЫП ЭШЛӘЯЧӘК Милли шура утырышлары айга бер тапкыр үткәреләчәк. Һәрбеш эшче төркем үз юнәлеше буенча хисап тотачак.
-
ИЛШАТ РӘХИМБАЙ ТАТАР ГӨНАҺЛАРЫ ТЕМАСЫНА СӨЙЛӘШЕРГӘ ОМТЫЛА Илшат видеолар хакында фикер алышу һәм аларга бирелгән бәяне үз иҗат җимешләренең төп нәтиҗәсе дип саный.
Хәмдүнә “ХәмдиБлог”ының киләчәге бармы?
Репертуарында 1000нән артык җыры (аның 200е – халык җырлары) булган Татарстанның халык артисты Хәмдүнә Тимергалиева татар тамашачысын бүгенчәгә шаккатырып килә: әле күптән түгел генә “ХәмдүНюша” булып “ХәмдиБлог” төшерүдә катнашкан иде.
Соңгы арада блогның яңа чыгарылышлары күренми, кыска вакытлы гына проект булды микәнни?
— Хәмдүнә апа, сез хәзер блогер икән.
— Әйе шул, мин хәзер блогер. (Көлә) “Татар җыры” алдыннан кеше күңелен күрер өчен булдырдык ул “ХәмдиБлог”ны. Ничек кенә чәйнәмәделәр: тискәре яктан да, уңай фикерләр дә шактый ишетергә туры килде. “Хәмдүнә мәңге яшь” дип мактадылар да, “Карт башы белән шулай кыланмаса!” дип битәрләделәр дә. Театр артисты булсам моңа игътибар да итүче булмас иде. Җыр-моң кешесе булгач шулай аптырадылар, күрәсең.
— Сез тудырган образ сезгә охшаганмы?
— Юк, бу мин түгел. Үземә дә кызык булды шуны төшерү. 75 яшемдә бьюти-киңәшләр бирермен дип кем уйлаган! (Көлә) Заманадан артта калмаска да кирәк бит, сез — яшьләргә тагылып атлыйм. Образның миңа охшаган бер ягы бар-барын: минем шикелле күңеле яшь, тормышны сөя ул.
— Сез әйтеп узган тискәре тәнкыйть тә куркытмый сезне, димәк?
— Юк, кәнишне. Нәрсәсеннән куркасың аның?! Вакыт булсын менә, сәламәтлек бирсен Ходай. Юбилейга әзерләнеп йөрим, иҗат буенча планнарым зурдан әле.
— Бәлки үзегезгә чын блог булдырырсыз? Римма апа Ибраһимова да “Инстаграм”да бар ди хәзер.
— Үземә шәхси блог кирәкмәс. Аның белән маташырга тагын! (Көлә) Шушысы да җитә.
— “ХәмдиБлог”ның киләчәге бармы?
— ТМТВ егетләре тагын төшерәбез дигәннәр иде шул. Мин каршы түгел, төшерербез. Якын киләчәктә көтеп калыгыз!
Хәмдүблогны моннан кара: Хәмдүблог
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз