Логотип Идель
Яңалыклар

Хәмдүнә Тимергалиевага Илһам Шакировның тәкъдимен ни өчен кире каккан

“Илһам абый мине бик яратты”? - диде Хәмдүнә апа Тимергалиева. 

ТНВда барган «Әй, язмыш, язмыш» дип аталган тапшыруга  Татарстанның халык артисты Хәмдүнә Тимергалиева килеп киткән.Тапшыруда алып баручы Замирә Рәҗәповага җырчы бик күп серләрен ачкан. Шуларның берсе – Илһам Шакиров белән булган мөнәсәбәтләре. “Илһам абый мине бик яратты”, - диде Хәмдүнә апа Тимергалиева. “Моны яшерүдән мәгънә юк, чөнки моны белүчеләр бар: Илһам Шакиров миңа тәкъдим ясаган иде”. Әмма Хәмдүнә апа тәкъдимне кире каккан. “Мин бит яшь, ә син инде карт, Илһам абый”, - дигән. Мондый җавапка тагын бер сәбәп – Хәмдүнә Тимергалиеваның бу вакытта инде сөйгәне була. Тик, кызганыч, ул кеше белән дә ул бәхетле була алмаган. “Илһам абый белән пар булсак, нинди матур гаилә булган булыр идек”, - ди Хәмдүнә апа үкенеп.  

Чыганак: matbugat.ru

 

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев