-
75 мең доллар премиягә ия буласың килсә... Медаль һәм акчалата премия ике елга бер тапкыр бирелә. Бүләкләү тантанасы ноябрь ахырында — декабрь башында узачак.
-
КҮБРӘК ЙОКЛАГЫЗ... Имтиханнар вакытында, контроль эшләр алдыннан гадәти йокы дәвамлылыгын якынча 1 сәгатькә арттырырга киңәш итәләр.
-
“Алкыш” Татар драматургиясе үзәгендә спектакльләргә эскизлар әзерләү буенча лаборатория эше башланды Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры каршында ачылган “Алкыш” Татар драматургиясе үзәгендә спектакльләргә эскизлар әзерләү буенча лаборатория эше башланды.
-
Yummy Music зур концерт куячак. Барабызмы? 14 март көнне ТР Милли китапханәсендә Yummy Music зур концерт куя.
-
Коронавирус ияртсәң, күкрәк сөте яшел төскә керә? Бик сәер вакыйга...
-
Җырчы Вадим Захаров уңайсыз хәлгә очраган... Концерттан соң Нияз Сафиуллин белән юлга кузгалдык. Трассада безне полиция хезмәткәрләре туктатты. Документларны тикшергәннән соң, машиналарыннан бер абзыйны чакырып китерделәр.
-
ВИДЕО: Илүсә Хуҗина башкаруында «Зөлайха» җыры «Яңа дулкын» проектының чираттагы чыгарылышында Татарстанның атказанган артисты Илүсә Хуҗина татар халык җырын башкарды.
-
16 яшьлек үсмер әнисен, әтисен һәм 12 яшьлек сеңлесен вәхшиләрчә үтергән... Әтисенең мәетен тиз генә таный алмаганнар...
Ходай сабырлык бирсен!
Балида вафат булган Казан студенты Авелина Назарова тәнен Россиягә кайтарыр өчен акча туплап бетергәннәр. Моның өчен якынча 700 мең сум акча кирәк дип санаганнар якыннары, бәлки, бераз күбрәк тә кирәк булырга мөмкин.
Зур сумманы үзләре генә күтәрә алмаганлыктан, кешеләргә мөрәҗәгать итәргә булганнар. Бүгенге көндә Альфа банк картасына 33 мең, Сбербанкка 640 мең акча җыелган, барлыгы 673 мең сум. Бу, кызганычка, бөтен чыгымны да каплап бетерә алмый, ләкин барыбер кызның якыннары өчен бик зур ярдәм. Моның өчен алар һәрбер битараф калмаган кешегә рәхмәтен белдерә. Мәскәүгә кайтарганнан соң да әле Казанга тәнне кайтарасы бар, Ходай сабырлык бирсен үзләренә...
Фото Ангелина Назарова сәхифәсеннән алынды
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз