Логотип Идель
Яңалыклар

ХӨКҮМӘТ ПЛАН КОРА - ДЕМОГРАФИЯНЕ АРТТЫРА

Хөкүмәткә инде хәзер үк илнең пандемиягә кадәрге демографик күрсәткечләрен кайтарырга, шулай ук илнең гражданнар саны һәм көтелә торган гомер озынлыгы артуны тәэмин итәргә мөмкинлек бирәчәк төгәл гамәлләр планы кирәк

Хөкүмәткә инде хәзер үк илнең пандемиягә кадәрге демографик күрсәткечләрен кайтарырга, шулай ук илнең гражданнар саны һәм көтелә торган гомер озынлыгы артуны тәэмин итәргә мөмкинлек бирәчәк төгәл гамәлләр планы кирәк, дип белдерде Премьер-министр Михаил Мишустин сәламәтлек саклауны үстерү буенча киңәшмәдә. Бу хакта «Российская газета» хәбәр итә.

Президент тарафыннан 2030 елга халыкның тотрыклы үсешен тәэмин итү бурычы куелган, дип искәртте ул. Әмма яңа коронавирус йогышы белән хәл күрсәткечләргә ирешүгә һәм гамәлгә ашырыла торган чаралар темпына сизелерлек йогынты ясый.

Министрлар Кабинеты башлыгы сәламәтлек саклау системасын гражданнарның ихтыяҗларына җавап бирә торган нәтиҗәле, заманча булдыруда ни эшләргә кирәклеге турында фикер алышу өчен киңәшмә җыйды. «Сыйфатлы медицина ярдәменнән илнең һәр төбәгендә яшәүчеләр файдалана алырга тиеш, — дип искәртте ул. — Хөкүмәт моның өчен кирәк булганның барысын да эшләвен дәвам итә».

Чыганак: Татар-информ

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев