Логотип Идель
Яңалыклар

Хореограф Нурбәк Батулла һәм битмейкер Ислам Вәлиевтан иҗади дәрес

Әлеге мастер-класста гади хәрәкәтләр аша тәнебездә булган мәгълүматны укырга тырышачаклар.

«Хәрәкәттә-бәрәкәт» проекты кысаларында киләсе дәрес 27 нче июль көнне, 19:30 сәгатьтә «Черек күл» паркының амфитеатрында узачак. «Әлиф» иҗат берләшмәсе хореографы Нүрбәк Батулла @nurbakbatulla һәм музыкант, битмейкер Ислам Вәлиев @malsimusic заманча татар композицияләренә һәм миксларына музыкаль импровизацияләнгән джем «Татарча сансет» үткәрәчәкләр.

Әлеге мастер-класста гади хәрәкәтләр аша тәнебездә булган мәгълүматны укырга тырышачаклар. «Безнең буебыз, авырлыгыбыз, безнең кул-аякларыбызның төзелеше борынгы бабаларыбыздан калган бер амәнәт. Шул амәнәтне, мәгълүматны укый белергә кирәк», - ди Нүрбәк Батулла. Мастер-класста шуңа якынлашырга тырышачаклар. Бар теләгән кешене дәрестә көтәләр, үзегез белән яхшы кәеф алырга онытмагыз!

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев