-
Ш. МӘРҖАНИ ИСЕМЕНДӘГЕ ТАРИХ ИНСТИТУТЫНЫҢ ЯҢА КИТАПЛАРЫ Бүген “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында ТР Фәннәр академиясенең Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге Тарих институты нәшер иткән яңа китаплар тәкъдим ителде.
-
«Идел»нең ике журналисты «Динем - Ислам, милләтем - татар» бәйгесендә җиңүче булдылар! Әлеге конкурста 70 журналист гариза биргән, барлыгы 434 эш каралган.
-
Казан аграр университетының студентлар халык театры җитәкчесе Роберт Галиев вафат Роберт Галиев кисәк, йөрәге тотып вафат булды...
-
ТИЗДӘН КОЙМАК БӘЙРӘМЕ БАШЛАНА Урамда суык борынны тешләсә дә, тиздән кыш озату бәйрәмнәре башлана.
-
Ринат Рахматуллин хатын-кызлар турында: "Без мужиклар «охотниклар» бит инде, «добыча» эзлибез…" "Интертат" электрон газетасында журналист Габдерәхим белән җырчы Ринат Рахматуллин арасындагы кызыклы сөйләшү урын алган.
-
Онлайн-мәдрәсәдә белем алучыларның саны 23 меңнән арткан Беренче Татар онлайн-мәдрәсәсе эшли башлауга бер айдан артык вакыт узып китте.
-
Бүген юлларда бозлавык булырга мөмкин Көндез болытлы, ә төнлә аязучан болытлы һава торышы көтелә.
-
Таксида барганда җырчы Рината Тэй белән күңелсез хәл булган Җырчы Рината Тэйның көне бик уңышлы башланмаган әле...
Хәрби хәрәкәтләрдә катнашучы сәламәтлеге чикләнгән кешеләргә автомобиль ачкычлары тапшырылачак
БДБ хөкүмәтләре башлыклары Советы каршындагы сугышчы-интернационалистлар эшләре буенча Комитет рәисе, Советлар Союзы Герое Руслан Аушев Казан Кремлендә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов үткәрәчәк Әфган сугышы ветераннарын хөрмәтләү тантанасында катнашачак.
Генерал-лейтенант Руслан Аушев 15 февральдә Казан Кремлендә узачак Әфганстанда сугыш хәрәкәтләре ветераннарын хөрмәтләү тантанасына чакырылган. Чакырылучылар исемлегендә шулай ук Азнакайдан герой-разведчик Ильяз Дауди, ТР хәрби хәрәкәтләр ветераннары мәсьәләләре буенча Координация советы рәисе Иван Егоров, орденнар кавалерлары Николай Балашов, Павел Борисов, Иршат Гатиятуллин һәм Марат Шәйхетдинов та бар.
Тантана барышында дәүләт бүләкләре, шулай ук хәрби хәрәкәтләрдә катнашучы сәламәтлеге чикләнгән кешеләргә автомобиль ачкычлары тапшыру планлаштырылган. Моннан тыш, Рөстәм Миңнеханов ветераннар белән Казанда сугышчы-интернационалистларга һәйкәл проекты буенча фикер алышырга ниятли.
Татарстан башкаласында 2020 елның 15 февралендә совет гаскәрләренең чикләнгән контингентын Әфганстаннан чыгаруга 31 ел тулуны билгеләп үтәчәкләр. Җиңү паркында иртәнге сәгать 9да хезмәт бурычын үтәгән татарстанлылар истәлегенә традицион митинг узачак. Чарада сугыш хәрәкәтләре ветераннары, шәһәр һәм республика иҗтимагый һәм яшьләр оешмалары вәкилләре катнашачак. Парк территориясендә кыр кухнясы булачак: армия боткасы һәм кайнар чәй белән сыйланырга мөмкин булачак. Шулай ук Җиңү паркында урнаштырырга ниятләгән әфганчылар хөрмәтенә булачак һәйкәл макетын да күрергә мөмкин булачак.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз