«Хәрәкәттә – бәрәкәт»: татар биюе буенча егетләр батлы
Казан Мэриясе оештырган «Хәрәкәттә – бәрәкәт» проекты яңа формат тәкъдим итә. Татар халык биюе буенча «Батыр батл» дип исемләнгән мастер-класс узачак.
Казан Мэриясе оештырган «Хәрәкәттә – бәрәкәт» проекты яңа формат тәкъдим итә. 18 августта 18.00дә «Чулпан» мәдәният үзәге каршындагы мәйданда (Җиңү проспекты урамы, 48а йорты) татар халык биюе буенча «Батыр батл» дип исемләнгән мастер-класс узачак.
«Батыр батл» дип исемләнгән мастер-классны Татарстан Республикасы Дәүләт җыр һәм бию ансамбленең балет артистлары Владислав Уткин һәм Данил Исхаков алып барачак. Чара җанлы музыка астында узачак: биючеләргә баянчы Газинур Равилов һәм битмейкер, диджей Malsi music булышачак. «Чулпан» мәдәният үзәге каршындагы мәйданда артистлар перформанс оештырачак һәм чын егетләр биюен күрсәтәчәк. Владислав Уткин белән Данил Исхаков арасында бию батлы узачак. Шуннан соң биючеләр катнашучылар арасыннан үзләренә команда туплаячак. Шулай итеп, һәр теләгән кеше татар халык биюенең төп хәрәкәтләрен генә өйрәнеп калмый, ә профессиональ биючеләр ярдәмендә каршы як команда белән батлда ярышачак. Чарага керү ирекле.
Исегезгә төшерәбез, «Хәрәкәттә – бәрәкәт» парклардагы җәйге иҗат һәм спорт дәресләренә 2021 нче елда, Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елында, старт бирелде. Узган ел барлыгы 14 мастер-класс үтте. Быел проект дәвамында әлегә «Ярмәк вагы» татар биюе, чечетка, аэробика, татар халык биюе, брейк-данс, «Зәлидә» җырлы-биюле уены буенча барлыгы 6 мастер-класс оештырылды.
Бу юлы әлеге мастер-класс Татарстан Республикасы Президенты каршындагы татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре Комиссиясе ярдәме белән гамәлгә ашырыла.
«Хәрәкәттә – бәрәкәт» проекты чаралары Казан Мэриясе тарафыннан Парклар һәм скверлар дирекциясе белән берлектә сентябрьгә кадәр уздырыла. Җәйнең соңгы аен күңелле итеп үткәрик. Күрешкәнгә кадәр!
Нәрсә: «Батыр батл»
Кайда: «Чулпан» мәдәният үзәге каршындагы мәйдан (Җиңү проспекты, 48а)
Кайчан: 18 август, 18.00
«Идел» журналы 16+
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев