Логотип Идель
Яңалыклар

ХУҖИӘХМӘТ АБЫЙ...

Озакка сузылган авырудан соң 88 яшендә күренекле фольклорчы галим Хуҗиәхмәт Мәхмүтов вафат булды.

Г. Ибраһимов исемендәге ТӘһСИ аспирантурасына укырга кергәч, электән исемнәрен китапларда, газет-журналларда еш очраткан байтак галимнәрне “тереләй” күрдем, һәм бу миңа бик нык тәэсир иткәнен хәтерлим. Хуҗиәхмәт Мәхмүтов – исеме гел ишетелеп, матбугатта күренеп торган галимнәрнең берсе иде –  шушы институтта эшли икән бит! Мин аның белән исәнләшкән саен ул сәламемне алып кына калмый, хәл-әхвәлемне дә сораша иде. Редакциядә эшләвемне белгәч, үзе дә, укып бетергәннән соң, район газетында эшләгәнен сөйләде. Җитмәсә, миңа да яхшы таныш “Байрак” редакциясендә хезмәт куйган! Үзен гап-гади бер аспирант белән шулай гади тоткач һәм сөйләшерлек “уртак” темалар да табылгач, билгеле инде, ТӘһСИ галимнәре арасында, фәнни җитәкчемнән кала, иң якын күргән затларның берсе – нәкъ менә Хуҗиәхмәт абый икәнен аңлатып тормасам да буладыр. Соңрак бүлек утырышларында беренче фәнни мәкаләләрем, диссертация бүлекләрен тикшергәндә акыллы киңәшләрен дә кызганмады ул. Хәтта фәнни җитәкчем Айсылу апа Садекова да минем укуга кагылган кайбер мәсьәләләрдә аның белән киңәшләшә иде... Кичә кичен Хуҗиәхмәт абый  бакыйлыкка күчкән икән. Бу хәбәрне Татарстан фәннәр академиясенең Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтыннан җиткерделәр.

“Татар фольклористикасы олы югалту кичерә, - диелә кайгынамәдә. - Озакка сузылган авырудан соң 88 яшендә күренекле фольклорчы галим Хуҗиәхмәт Мәхмүтов вафат булды.

Х. Мәхмүтов илле елга якын гомерен Татарстан фәннәр академиясенең Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтына багышлады. Ул халык иҗаты бүлегенең баш гыйльми хезмәткәре иде, филология фәннәре докторы, профессор, Халыкара Төрки академиясенең хакыйкый әгъзасы булды.
Хуҗиәхмәт Шаһиәхмәт улы Мәхмүтов 1933 елның 15 февралендә Татарстанның Мамадыш районы Түбән Ушмы авылында колхозчы гаиләсендә дөньяга килә. Туган авылында — җидееллык, Мамадышта урта мәктәпне тәмамлагач, ике ел Көек-Ерыкса җидееллык мәктәбендә физика һәм математика укыта. 1953 елда Казан дәүләт университетының татар филологиясе һәм тарихы бүлегенә укырга керә. 1958 елда, уку йортын кызыл дипломга тәмамлаганнан соң Буа районының «Яңа юл» (соңрак — «Байрак») газетасында әдәби хезмәткәр, җаваплы сәркәтип, бүлек мөдире вазифаларын башкара.

1966 елдан Х.Мәхмүтов язмышы СССР Фәннәр академиясенең Казан филиалы Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм тарих (1993 тән – ТР Фәннәр академиясенең Тел, әдәбият һәм сәнгать) институты белән бәйле иде. Биредә ул аспиранттан алып баш фәнни хезмәткәргә кадәр юл үтте, “Татар халык табышмаклары” дигән темага – кандидатлык, халкыбызның афористик иҗатына багышланган докторлык диссертациясе яклады. 1970 елдан Институтның Гыйльми советы, 1981 елдан – диссертацияләр яклау советы әгъзасы булды. Галим татарлар яшәгән төрле төбәкләргә оештырылган күпсанлы фәнни экспедицияләрдә катнашты, үзе яшәгән чор халык авыз иҗатын бөртекләп җыеп, тәртипкә китереп, җыентыкларга кертте. Хуҗиәхмәт Мәхмүтов өч дистә китап, сигез йөзләп мәкалә язып калдырды.

Галимебез Х.Мәхмүтов – татар фольклористикасы өлкәсендә уникаль шәхес иде. «Кечкенә дә төш кенә» (1980), «Язылмаган кануннар» (Т995), «Афористические жанры татарского фольклора» (1995) һ.б. китапларыннан күренгәнчә, ул фольклорның иң камил энҗе-мәрҗәннәре белән эш итте һәм әсәрләренең тирән мәгънәви хикмәтен, нәзберек шигъриятен нечкәләп тоемлады.

Ярты гасырлык гыйльми эшчәнлеге дәвамында Х.Мәхмүтов VIII-XIV йөзләргә нисбәтле төрки язма истәлекләрендә сакланып калган афористик гыйбарәләрне барлап, бүгенге мәкальләр белән чагыштырып чыкты, алар арасындагы традицион бәйләнешләрне ачыклады, XI йөз галиме Мәхмүд Кашгари сүзлегендәге шигъри парчаларның бер өлешен хәзерге татар әдәби теленә күчереп, матбугатга бастырды.

Әдәби телебезнең матурлыгы, сурәтлелеге мәсьәләләрен Хуҗиәхмәт Мәхмүтов һәрвакыт күз уңында тотты. Утыз елдан артык ул «Татарстан» радиосындагы «Тел күрке – сүз» тапшыруларының даими авторларыннан берсе булды. «Мәдәни җомга» газетасы битләрендә шулай ук «Гыйбарәләр тарихына сәяхәт» дигән исем астында фәнни-популяр язмаларын бастыра килде. Моның өстенә ул әдәбият, фольклор, тел буенча чыккан дистәләрчә китапларга, фәнни хезмәтләргә матбугатта бәя биреп баручы өлгер рецензент та, гаять төгәл, пөхтә, таләпчән мөхәррир дә, ике фән докторын һәм биш фән кандидатын үстергән остаз-профессор да иде.
«Татар халык иҗаты» 12 томлыгын матбугатка әзерләүгә куйган хезмәте өчен 1989 елда Х.Мәхмүтов Татарстан Республикасының Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясенә лаек булды. Аңа Татарстанның һәм Россиянең атказанган мәдәният хезмәткәре дигән мактаулы исемнәр бирелде.

Безнең  күңелләрдә Хуҗиәхмәт ага олуг галим,  ярдәмчел,  игелекле хезмәттәш  һәм зирәк остаз буларак та, татар халкының лаеклы шәхесе буларак та сакланыр.

Татарстан фәннәр академиясенең Г. Ибраһимов исемендәге
 Тел, әдәбият һәм сәнгать институты  хезмәткәрләре”.

Әйе, Хуҗиәхмәт абыйның бу дөньяда калдырган эзе якты.  Авторларының берсе – Х. Мәхмүтов булган “Тел күрке – сүз” радиотапшыруларын, мәсәлән, мин генә түгел, аларны ишеткән татарларның барысы да һаман сагынып искә аладыр әле. Татар фәненә һәм мәдәниятенә керткән саллы өлеше – китаплар, монографияләр, җыентыклар, мәкаләләр – галимнең үз кулы белән салынган һәйкәл ул.

 ... Хуҗиәхмәт абый култамгасын куеп, ихлас теләкләрен язып бүләк иткән китапларны киштә түрендә саклыйм. Аларны ачып укыган саен мәшһүр галимебез сурәте күз алдымда яңарыр инде. Хуҗиәхмәт Шаһиәхмәт улының рухы шат булсын.

Фотода: ТӘһСИнең халык иҗаты бүлеге баш фәнни хезмәткәре Лилия Мөхәммәтҗанова һәм бүлек мөдире Илмир Ямалтдинов Хуҗиәхмәт Мәхмүтовны 85 яшьлек юбилее белән котлый. 2015 ел. (Сурәт Л. Мөхәммәтҗанованың социаль челтәрдәге аккаунтыннан алынды).

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Галерея

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев