Хәзерге вакытта коронавирусны 2 меңнән артык кеше йоктырган
Хәзерге вакытта Кытайның 76 мең кешесе коронавирус йоктырган дип табылган. 2345 кеше һәлак булган.
Коронавирус яңалыклары белән таныштыруны дәвам итәбез. Мәгълүматлар буенча, хәзерге вакытта Кытайның 76 мең кешесе коронавирус йоктырган дип табылган. Ә 2345 кеше һәлак булган. Хастаханәдә дәваланып чыгарылган кешеләр саны 20 659 га җиткән.
Соңгы көндә илдә авыруның 397 яңа очрагы теркәлгән. Шулай ук яңа төр коронавируска шикләнеп, 1361 очрак теркәлгән. Моннан тыш, инфекцияле кешеләр белән элемтәгә кергән 113 меңнән артык кытай медицина күзәтүе астында тора.
Тәүлек эчендә эпидемия учагында 314 зарарлану очрагы расланган. Хубэй провинциясенең 10 892 кешесе авыр хәлдә.
Бу хакта inkazan.ru хәбәр итте.
Фото: pixabay.com
«Идел» журналы 16+
Теги: Кытай, коронавирус, Русия
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев