Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!
  • Рус Тат
  • Реклама
    ТАССР 100 ел
    Яңалык/Эксклюзив
    Видео
    • Стресслы хәлләргә ни рәвешле ресурслар тупларга

    «Хәзинә» галереясында «Сүз. Башлангыч код» күргәзмәсе ачылачак

    24 нче майда Казанда Татарстан Республикасы Дәүләт сынлы сәнгать музееның «Хәзинә» милли сәнгать галереясында «Сүз. Башлангыч код» дип аталган экспозиция ачылачак, ул христиан һәм ислам диннәренең каллиграфик традицияләрен хәзерге заман сәнгате чаралары белән сәнгати интерпретацияләүгә багышлана.

    Программада, күргәзмә белән беррәттән, заманча сәнгатьтә текстларны визуализацияләү буенча мәдәниятара проблемалар буенча түгәрәк өстәл, мастер-класслар, перформанслар, вокаль һәм хореография тамашалары да була.

    Күргәзмәдә урам һәм традицион каллиграфия, инсталляция эшләре, компьютер графикасы әсәрләре, Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе Владимир Поповның рәсем сәнгате һәм каллиграфик эшләре тәкъдим ителәчәк, дип хәбәр итә ТР Дәүләт сынлы сәнгать музееның матбугат хезмәте. Экспозиция төрле мәдәниятләрнең хәрефләр, сүзләр, текстлар аша берләшү нокталарын табып, мәдәниятара һәм конфессияара диалог проблемаларын күтәрә.

    Күргәзмә 16:00 сәгатьтә ачыла. 16:00 сәгатьтән 17:00 сәгатькә кадәр керү бушлай булачак.

    Реклама

    Экспозицияне ачканнан соң, Казан Кремленең Благовещение соборында Гнесиннар исемендәге музыка училищесының камера хоры чыгышы булачак, дип хәбәр итә Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының матбугат хезмәте.

    «Сүз. Башлангыч код» проекты Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте, Казан һәм Татарстан митрополиты Кирилл ярдәмендә тормышка ашырыла.

    Проект шулай ук ТР Милли китапханәсендә дә тормышка ашырылачак.

    Чыганак: kzn.ru

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Комментарии (0)
    Осталось символов:
    Реклама
    • Үзмәшгульләргә!
    • Уңайлы шәһәр мохите формалаштыру
    • Физик затларның керемен декларацияләү
    • Санкция чикләүләре шатларында Россиянең финанс системасы эшчәнлеге
    • Налог бурычларың турында хәбәрдар бул!
    • Наркотиксыз тормыш
    • Тәртип радиосын тыңла
    • 3-НДФЛны - 30 апрельгә кадәр
    • "Китап" радиосын тыңла!
    • "Татмедиа" онлайн-кибете