Логотип Идель
Яңалыклар

КИБЕТ КИШТӘСЕНДӘ - КОРОНАВИРУС?

Роспотребнадзор медицина учреждениеләрендә, кибетләрдә һәм транспорттагы өслекләрдән алынган үрнәкләрдә коронавирус тапкан.

Кулланучы хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте (Роспотребнадзор) медицина учреждениеләрендә, кибетләрдә һәм транспорттагы өслекләрдән алынган үрнәкләрдә коронавирус тапкан. Бу хакта ведомствоның матбугат хезмәте хәбәр итә.

Азык-төлек продуктларында вирус эзләре табылмаган.

«Роспотребнадзор әйләнә-тирә мохит объектларын SARS-CoV-2 вирусы булу ихтималына тикшерү буенча мониторингны дәвам итә. Яңа коронавирус инфекциясе туклану продуктларында табылмады. Коронавирус эзләре әйләнә-тирә мохит объектлары өслекләреннән алынган үрнәкләрдә генә табылды», — диелгән матбугат хезмәте хәбәрендә.

Белгечләр өслекләрдән алынган 135 меңнән артык үрнәккә анализ ясаган, 170 үрнәктә Covid-19 вирусы табылган.

Чыганак: tatar-inform.tatar

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев