-
«Tamga» режиссерлар лабораториясе эскизларын тәкъдим итү программасы Режиссерлар татар сәхнәсе өчен көтелмәгән, четерекле темалар кузгатачак: балалар һәм өлкәннәр арасындагы упкын, аны китереп чыгарган комплекслар һәм җавапсызлык, уйдырма дөньяга китеп яшәү, мәктәп һәм анда үз урыныңны табу юллары...
-
Казахстан башкаласында Тукай урамы барлыкка киләчәк Бу хакта дәүләт башлыгы Татарстан Президенты белән очрашуда белдергән.
-
ВИДЕО: фаҗига белән тәмамланган туган көн Биш үсмер урында ук һәлак булган, бер малай хәзерге вакытта реанимациядә ята.
-
Күргәзмәдә сүзлек запасларын баетырга мөмкин Фешин исемендәге Казан сынлы сәнгать училищесы студентлары татар хәрефләре темасына күргәзмә әзерләгән.
-
КҮЗӘТҮ: КАЗАН БИТ БУШ ТҮГЕЛ! Казандагы рухи азыктан көч-куәт, ышаныч һәм өмет җыючы бер татар баласы буларак язам.
-
«Созвездие-Йолдызлык» XXI ачык яшьләр телевизион фестиваленең суперфиналы бара Быел фестивальдә Мәскәү, Пермь, Нефтекамск, Южноуральск, Әстерхан, Ижау, шулай ук Израиль вәкилләре дә катнаша.
-
ТР Вице-премьеры Альберт Кәримов: "Республика Президенты "Безнең заман" фестивален тиешле дәрәҗәдә үткәрергә бурыч куйды" Видеоконференция форматында узган киңәшмәдә Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләре башлыклары катнашты.
-
Кемнедер ачуланырга теләк уянса... Йолдызнамәне укырга киңәш итәбез!
Кичә Камал театры миллион сумлык билет саткан - халык нинди спектакьгә билет алган?
Камал театры директоры Илфир Якупов сүзләренә караганда Камал театры Халыкара театр көне уңаеннан уздырылган акция ярдәмендә ярты тәүләк эчендә 1 млн сумлык билет саткан.
Без Камал театры сайтына кереп апрель аенда нинди спектакльләргә билетлар калмавын карадык. Нәкый Исәнбәтнең "Миркәй белән Айсылу", Мансур Гыйләҗевның "Исәнемесез!?", Илгиз Зәйниевның "Бию пәрие" спектакльләренә билетлар сатылып беткән.
“2017 елдан бирле без Халыкара театр көнендә ташламалы онлайн билет сату акциясе оештырабыз. Рәсми сайтыбыз аша театр спектакльләренә билетны зур ташлама белән алырга мөмкин. Әмма бу кассадан сатуга карамый, без кассалар янында чират булдыру яклы түгел”, - дип аңлатты Илфир Якупов.
Театр җитәкчелеге китергән мәгълүматлар буенча, 2017 елда акция белән 1130 билет сатылган, 2018 елда – 1776. Ә 2019 елда ярты тәүлек эчендә 3513 онлайн билет сатылган. Бүген генә 1 млн сумнан артык билет сатылган. Ажиотаж бар. Халык билет ала”, - дип нәтиҗә ясады Илфир Якупов.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз