Логотип Идель
Яңалыклар

КИЧӘ КАЗАНДА ИҢ ЭССЕ КӨН БУЛГАН - РЕКОРД!

8 июльдә Казанда температура рекорды куелган.

8 июльдә Казанда температура рекорды куелган. Бу хакта ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Казань-опорная метеостанциясендә термометрның терекөмеш баганасы +34,4, Казань-Аэропорт авиация метеостанциясендә +34,6, Казань-Сокол авиация метеостанциясендә +35,7 градуска кадәр күтәрелгән.

Бу көннең моңа кадәрге абсолют максимумы 1954 елда билгеләп үтелгән – ул чагында һава +33,3 градуска кадәр җылынган, дип ачык кертә синоптиклар.

Чыганак: tatar-inform.tatar

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев