Логотип Идель
Яңалыклар

Кичкә искитмәле кәбестә бәлеше

Кичкә җиңелчә, ләкин туклыклы белән ризык пешерәсегез килсә, бу рецепт - сезнең өчен. Кәбестә пирүген пешерү авыр да түгел, тиз дә, шул ук вакыта ул суык килеш тә, кайнар килеш тә бик тәмле.

Кичкә җиңелчә, ләкин туклыклы белән ризык пешерәсегез килсә, бу рецепт - сезнең өчен. Кәбестә пирүген пешерү авыр да түгел, тиз дә, шул ук вакыта ул суык килеш тә, кайнар килеш тә бик тәмле.

Рецепт өчен кирәк булачак:

Камыр өчен: 1 стакан җылымса суга, 5 г коры чүпрә, 50 гр сыер мае, тәменчә тоз, 3 бал кашыгы шикәр комы, ярты стакан сыек май, 2 йомырка, он.

Эчлек өчен: башлы суган, кәбестә, май, борыч, тоз, 3 йомырка.

Рецепт: камыр басабыз, камыр күтәрелгән арада эчлекне әзерлибез. Суганны чистартабыз, турыйбыз һәм җиңелчә кыздырып алабыз. Кәбестәне вак итеп турап, суган янына салып табада томалап пешерәбез. Борыч һәм тоз салабыз. Кәбестә пешеп чыгарак, 3 күкәйне туглап, кәбестәгә кушып болгабыз. Бәлешны җыябыз. Духовкада камыры пешеп кызарганчы тотабыз!

Ашлар тәмле булсын! 

Фото: photorecept.ru

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Теги: аш-су

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев