Логотип Идель
Яңалыклар

"Килдем, күрдем, җиңдем"

“Урамда яз, күңелдә наз” дип җырланылса да, тыштагы һава торышы әле бураннар уйната, әле җылы кояш нурлары белән иркәли.

“Урамда яз, күңелдә наз” дип җырланылса да, тыштагы һава торышы әле бураннар уйната, әле җылы кояш нурлары белән иркәли. Ә кояшлы көнне, әлбәттә, дүрт дивар арасында кемнең утырасы килсен инде?! Бүгенге көндә татар яшьләре өчен нинди генә кызыклы чаралар үткәрелми. Шундыйларның берсе белән сезне дә таныштырып үтәсем килә. Ул да булса, “Ябалак” интеллектуаль уены.

“Акыл – тезген, холык – ат, тезгенеңне белеп тарт” дигән борынгылар. Дөрестәндә, әлеге уенда акыл, фикерли белү, азмы-күпме мәгълүматлы булу һәм җитезлек кирәк. “Ябалак” интеллектуаль уены инде өченче ел рәттән оештырылып килә. Әлеге уенга нигез салучылар дип, Ринат һәм Азат Миргаязовлар санала. Бүгенге көндә исә, “Ябалак” интеллектуаль уенын оештыруда “Болгар” радиосының алып баручысы Артур Фәләхов, Рүзәл Әхмәдиев һәм Ильназ Яруллин зур көч куялар.

“Ябалак” интеллектуаль уены шартлы рәвештә 6 турдан тора. Беренче тур “Чикләвекне ват” дип атала, икенче төрле бу “Где логика?” уенын хәтерләтә. Командага рәсемнәр җыелмасы бирелә һәм һәр рәсемнең нәрсә аңлатканын язырга кирәк. Уенчыларда кызыксыну уятырга бу менә дигән, минемчә.

Икенче турда командаларны “Нәрсә? Кайда? Кайчан?” сорауларына җавап табу көтә. Әлбәттә, биредә логик фикерли белү бик кирәк. Алып баручылар җавапларны әйтеп үткәннән соң, “эх, шул бит инде!” яисә “мин моны белә идем бит” дип үз-үзеңнән көлеп куясың.

Өченче турда командалар кәрәзле телефоннарында һәркемгә таныш булган “Кахут” уенын уйныйлар. Ул аерым бер темага багышланган була, шулай да араларында кызыклы сораулар да булмый калмый. Мисал өчен, “Мөселман календаре буенча бу нинди ай?” дигән сорау һәр уен саен яңгырый, шулай да, әллә исәпкә алынмыйча, дөрес җавап бирмәүчеләр дә табыла. Шунысын да билгеләп үтү мөхим, биредә уенчылар соңгы турда нинди тема буенча уйныячакларын сайлыйлар: спорт, ришвәт, әдәбият, музыка, архитектура, тарих һәм башкалар. Күңелеңә кайсы хуш килә, шуны сайла.

Дүртенче турда командаларга бер сүз һәм рәсемнәр бирелә, әйтик, “кырмыска” сүзе. Әлеге сүздән рәсемнәрне атый алырлык сүзләр табырга кирәк. Бишенче тур, миңа калса, һәр команданың иң яраткан туры. Чөнки ул – музыкаль тур. Биредә җырчы яки шагыйрь, алып баручы тавышларын танырга, җыр тыңлап, аны кем башкаруын белергә, фильмның үзен күрмичә аның кайсы фильм икәнен ачыкларга, җырның кайсы рекламадан икәнен әйтеп бирергә кирәк. Көндәлек тормышта кирәксез дип табылган мәгълүматларны “пропустить” ка басып үткәреп җибәргәнеңә бераз үкенеп тә куясың. Хәтергә бөек фәлсәфәчеләрнең “бу тормышта без һәр нәрсәне билгеле без максат өчен күрәбез, ишетәбез һәм беләбез” дигәннәре искә төшә. Бу уенның тәмен татып караган кеше, ирексездән тирә-ягына бераз гына игътибар белән карый башлый.

Уенның ахыргы алтынчы турында командалар “Кахут”та сайлаган тема буенча кызыклы сорауларга җавап эзлиләр. Бу тур барлык командалар өчен дә хәлиткечләрдән санала, чөнки соңыннан уенның иң акыллы, җитез командалары ачыклана. Әлеге турда сорауга җавапның дөреслегенә шикләнүләре булмаган уенчылар өчпочмаклар куялар. Ә алар да бары тик өчәү генә. Мисал өчен, “икегә икене кушкач ничә була?” дигән сорауга җавапта дүрт дип һәм ике дә уйламыйча янына өч өчпочмак ясап куярга мөмкин. Һәрхәлдә, бүгенгесе көндә “биш” дип әйтүче юк бит!

“Ябалак” интеллектуаль уенында инде берничә уен рәттән уйнаучы һәм әле яңа гына сафларга кушылучы командалар да бар. Аларның исемнәре берсеннән-берсе үзенчәлекле: “Чәйлик 2.0”, “Тәмле йокы”, “Тегеләр”, “Синхротүбәтәй”, “Командасы”, “Коточкыч”, “Мин яратам”, “Ут”, “Яшь йөрәкләр”, “Сөенеч” һәм “Төрки-MIX”.

“Ябалак” интеллектуаль уенының нечкәлекләре белән танышып китү өчен, уенның оештыручысы һәм алыштыргысыз алып баручысы Рүзәл Әхмәдиев белән әңгәмә корып алдык. Һәр уен үзенең нинди дә булса яңалыгы белән күзгә ташлана, командаларда кызыксыну уята, димәк, оештыручылар аны үстерү өстендә нык көч куя дигән сүз.

Бу елны без зур экспериментлар ясап карамадык. Ә үткән елларны зур яңалыклар кертеп карый идек. Һәр уен саен нинди дә булса яңа тур була иде. Һәр турның уңай һәм тискәре якларын үлчәп караганнан соң, билгеле бер форматка килеп җитүгә ирешә алдык. Эзләнүләр һәм мәгълүматлар туплау нәтиҗәсендә уенның эчтәлеге баеды.

“Ябалак” интеллектуаль уенын телевизион форматта оештыру турында уйлап караганыгыз булдымы?

Әйе, тәкъдимнәр булды. Тик без уенны оештыруга күп көч сарыф итәбез, кызганыч, ул 100% әйләнеп кайтмый. Ә телевизион формат өчен эшләгәндә ул тагын да күбрәк вакытны, энергияне таләп итәчәк. Ә көткән нәтиҗә үзен аклап бетермәскә дә мөмкин.

“Ябалак” интеллектуаль уены апрель ахырына кадәр үткәреләчәк. Май аеннан башлап, җәй айларына кадәр әлеге сезон уеннары туктатылачак. Апрельдә үткәреләчәк соңгы уенга оештыручылар нинди сюрпризлар әзерләде икән:

Барлык серләрне дә ачып бетерәсебез килми, ләкин бу сезонның соңгы уенчы даими катнашучы командаларыбызга рәхмәт белдерү максатыннан оештырылачак. Креатив фикерләр туплыйбыз, шушы берничә сәгать дәвамында кадерле вакытларын безгә ышанып тапшырган уенчыларыбызга олы рәхмәтебезне җиткерәсебез килә.

Дустым! Синең дә татарча милли рухта вакытыңны файдалы итеп үткәрәсең, зирәклегең һәм логик фикер йөртә белүең белән башкаларны таң калдырасың килсә, “Ябалак” интеллектуаль уенына рәхим ит! Рим императоры Юлий Цезарь кебек синең дә “Килдем. Күрдем. Җиңдем” дип горурланасың килсә, димәк бу уенда катнашу синең өчен!

 

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Теги: Яшьләр

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев