Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!
  • Рус Тат
  • Реклама
    Яңалык/Эксклюзив

    КИЛӘСЕ АТНАДА ҖЫЛЫТАЧАК

    Татарстанда киләсе атнадан җылытачак. Бу хакта ТР Гидрометеорология үзәге тарафыннан таратылган фараздан күренә.

    Республика территориясендә шактый вакыт торган салкын һава торышы тирән көнчыгыш циклон йогынтысына бәйле иде. Ул «төньяк һава агымнары белән тыл өлешендә Урта Идел буе һәм Урал алды» мәйданнарын тотты. Хәзер аны көнбатыш антициклон алыштырачак, аның белән төбәккә «акрынлап җәйге җылы кайтачак».

    22 августта Татарстан циклон хакимиятендә булачак әле. Урыны белән яңгыр явачак, температура фоны түбән булып калачак, дип җиткерә синоптиклар.

    Якшәмбе, 23 августта, көндез кайбер урыннарда яңгыр яварга мөмкин. Төн әле салкын булачак - +6...+11 градус тирәсе. Көндезге сәгатьләрдә һава +19...+24 градуска кадәр җылыначак.

    Метеорологлар атна башында һәм киләсе атнаның беренче яртысында антициклон йогынтысы аркасында республика территориясендә явым-төшем аз булыр дип фаразлый. Көндез һава +21...+27 градуска кадәр җылыначак. 

    Реклама

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Комментарии (0)
    Осталось символов:
    Реклама
    • ИДЕЛ, ДЕКАБРЬ. ЭЧТӘЛЕК
    • ЯЗЫЛЫРГА ӨЛГЕРЕГЕЗ!
    • ӘДӘБИ МАРАФОН. ФОТОРЕПОРТАЖ
    • БЕЛЕМ ҖӘҮҺӘРЛӘРЕ. ФОТОРЕПОРТАЖ
    • ПОЛИЦИОНЕР. ТИНЧУРИН ТЕАТРЫ
    • "Внесудебное банкротство гражданина"
    • Кышкы язылу өчен бүләк от!
    • ӘДӘБИ СУД. ИДЕЛ.
    • "Единый налоговый платеж"
    • ИДЕЛ. ЯШЬЛӘР ШУРАСЫ