Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!
  • Рус Тат
  • Реклама
    Яңалык/Эксклюзив

    КИЛӘСЕ ЕЛ КЫШЫ ҮТКӘН ЕЛДАГЫДАН СУЫГРАК БУЛАЧАК

    Киләсе кыш 2019 ел кышына караганда салкынрак булачак. Бу хакта Россия Гидрометеорология үзәгенең фәнни җитәкчесе Роман Вильфандка сылтама белән РИА Новости хәбәр итте.

    «Җылылык зональ күчеш, ягъни артык җылы һава массаларының көнбатыштан һәм көньяк-көнбатыштан күчеше белән бәйле иде… Быел мондый хәл булыр дип фаразламыйбыз. Дулкынсыман процесслар күбрәк булачак», — диде Вильфанд.

    Узган кышкы сезонда һава торышы режимын Атлантикада оешкан һава массалары билгели иде. Алар илнең Европа өлешенә генә түгел, Урал аръягына да үтеп керде.

    Гидрометеорология үзәге быел кышын температура күрсәткече нормадан югарырак булачак дип фаразлый. Әмма тайпылышлар үткән ел белән чагыштырганда азрак булачак.

    Моңа кадәр КФУ профессоры Татарстанда кышның нинди булачагын әйтте.

    Реклама

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Комментарии (0)
    Осталось символов:
    Реклама
    • ФОТОБӘЙГЕ: «ӘНИЕМНЕ КОТЛАП»
    • ӘДӘБИ МАРАФОН. ФОТОРЕПОРТАЖ
    • БЕЛЕМ ҖӘҮҺӘРЛӘРЕ. ФОТОРЕПОРТАЖ
    • ПОЛИЦИОНЕР. ТИНЧУРИН ТЕАТРЫ
    • "Внесудебное банкротство гражданина"
    • Кышкы язылу өчен бүләк от!
    • ӘДӘБИ СУД. ИДЕЛ.
    • "Единый налоговый платеж"
    • «ИДЕЛ»НЕҢ ИҢ МАТУР ТЫШЛЫГЫ!
    • ИДЕЛ. ЯШЬЛӘР ШУРАСЫ