Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!
  • Рус Тат
  • Реклама
    ТАССР 100 ел
    Яңалык/Эксклюзив
    Видео
    • Соры хезмәт хакы

    Киләсе елга Бөтенроссия авыл Сабан туе Мордовиядә үтәчәк

    2022 елда XII Бөтенроссия авыл Сабан туе Мордовиядә узачак. Мордовия Хөкүмәте Рәисе вазифаларын башкаручы Владимир Сидоровка кичә Мөслимдә узган Бөтенроссия Сабан туенда бәйрәмнең символын тапшырдылар.

    «2022 елда Россиядә Идел Болгарстанында Ислам кабул итүнең 1100 еллыгы була. Әлеге зур бәйрәм белән беррәттән, Мордовиядә XII Бөтенроссия авыл Сабан туе узачак. 2006 елда Мордовия башкаласы Саранск Федераль Сабан туен үткәргән иде. Бәйрәмне югары дәрәҗәдә үткәрербез дип өметләнәм», — диде XII Бөтенроссия авыл Сабан туен үткәрү буенча оештыру комитеты рәистәше Владимир Сидоров.

    Ул шулай Татарстан һәм Мордовия арасында тыгыз элемтәләр урнашканын әйтте.

    Реклама

    «Мордовиядә 43 меңгә якын татар яши. Алар үз хезмәтләре, тырышлыгы, максатчанлыгы белән төбәкнең иҗтимагый, икътисади үсешенә зур өлеш кертә. Татарстан белән Мордовияне күпьеллык дуслык һәм нәтиҗәле хезмәттәшлек бәйли. Төбәкләребез арасындагы яхшы мөнәсәбәтләр алга таба да үсә, ныгый барыр дип өметләнәм», — диде Владимир Сидоров.

    Кичә, 3 июльдә, Мөслим районында XI Бөтенроссия авыл Сабан туе булды. Анда Россиянең 45 төбәгеннән 550 делегат килде. Сабантуйда быел беренче тапкыр «Татар базары» дигән махсус сату нокталары, шулай ук Бөтенроссия авыл Сабан туе тарихына багышланган күргәзмә эшләде. Быел төп татар утарын Кукмара районы тәкъдим итте. Кунаклар ат чабышы, билбаулы көрәш һәм башка бәйгеләр карый алды.

    Чыганак: Татар-информ

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Комментарии (0)
    Осталось символов:
    Реклама
    • ИП ПАТЕНТ СИСТЕМАСЫНДА: НӘРСӘ БЕЛЕРГӘ КИРӘК?
    • Газета-журналларга язылган өчен - санаторийга ике юллама
    • Пушкин картасы
    • Милек өчен салымны түләү - 1 декабрьгә кадәр
    • Бөтенроссия халык санын алу (ИНФОГРАФИКА)
    • ВИЧ-инфекция
    • Квалификацияләнгән электрон имза алыгыз
    • ФИНАНС КУЛЬТУРАСЫ
    • Бергә сайлыйбыз!
    • "Язмыш" газетасы