Логотип Идель
Яңалыклар

Киләсе елга Татарстан театрлары федераль проект буенча 5-6 миллион сум акча алачак

Киләсе елга «Кече ватан театрлары» проектында катнашкан Татарстан театрлары спектакльләр кую өчен бишәр миллион сум акча алачак. Ә «Театр — балаларга» проектында катнашучы театрларга 6 миллион сумнан артыграк акча бирелә.

Киләсе елга «Кече ватан театрлары» проектында катнашкан Татарстан театрлары спектакльләр кую өчен бишәр миллион сум акча алачак. Ә «Театр — балаларга» проектында катнашучы театрларга 6 миллион сумнан артыграк акча бирелә.

«Бүген федераль проектларда катнашучы Татарстан театрларының киңәйтелгән утырышы узды. Театрлар киләсе елда куелачак спектакльләр турында фикер алышты», — дип хәбәр итә «Бердәм Россия» партиясенең региональ башкарма комитеты матбугат үзәге. 

Проектларның региональ координаторы Людмила Рыбакова әлеге проектның республикада биш ел гамәлгә ашырылуын искәрткән.

«Биш ел эчендә партия проекты белән хезмәттәшлектә театр репертуарына 167 спектакль кертелгән. Ел саен тетрлар спектакль кую һәм техник җиһазларны яхшырту өчен 50 миллион сумнан артык акча ала», — дигән ул.

Федераль проект кысаларында театрларга бинаны ремонтлау һәм кирәкле җиһазлар алу мөмкинлеге дә тудырыла. 2022 елда театрлар бу акчага онлайн-трансляция өчен аппаратура, санитар-эпидемиологик иминлекне тәэмин итү өчен җиһаз, синхрон тәрҗемәне оештыру өчен кирәк-ярак алырга планлаштыра.

Журналистлар катнашыннан башка узган утырышта 12 театр вәкиле катнашкан. 

Чыганак: Татар-информ

Рәмис Нәҗмиев фотосы

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев