Логотип Идель
Яңалыклар

КИМИ БАШЛАГАН ИДЕ, ИНДЕ ЯНӘ АРТА

Татарстанда COVID-19 авыруының 1 мең 514 яңа очрагы теркәлгән, шул исәптән 982 очрак – Казанда.

Татарстанда COVID-19 авыруының 1 514 яңа очрагы теркәлгән, шул исәптән 982 очрак – Казанда. 102 кеше хастаханәгә озатылган, 1412 кеше өйдә дәвалана. Инфекция шулай ук 128 балада расланган, дип хәбәр итә ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте.

9 февральгә Татарстанда COVID-19 авыруының 58 мең 764 очрагы теркәлгән. Пандемиянең бөтен чорында 41 мең 654 кеше сәламәтләнгән, шул исәптән 630 ы – узган тәүлектә.

Республикада барлыгы 2 млн 424 мең 922 кеше вакцинацияләнгән (тәүлек эчендәге үсеш – 4110 кеше), шуларның 1 млн 894 мең 126 сы икенче прививканы ясаткан.

Федераль оператив штаб мәгълүматы буенча, Россиядә бер тәүлек эчендә авыруның 183 мең 103 яңа очрагы теркәлгән. Мониторинг башыннан илдә барлыгы 13 млн 330 мең 769 очрак ачыкланган, 10 млн 803 мең 305 кеше сәламәтләнгән.

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев