Логотип Идель
Яңалыклар

КИНОГА - РӨХСӘТ!

Якынча бәяләүләр буенча, Татарстанда кинолар 5 меңгә якын тамашачыны җәлеп итәчәк.

Татарстан Хөкүмәте ачык һавада кино күрсәтергә рөхсәт итә торган карар чыгарды.

Татарстан 29 августта узачак «Кино төне» бөтенроссия акциясенә кушылачак. Республикада төрле шәһәрләрдә һәм бистәләрдә, шул исәптән Казанда, 38 ачык һәм ябык мәйданчык җиһазландырылачак. Бу хакта Татарстан Мәдәният министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Агымдагы ел программасына «Иван Царевич һәм Серый волк 4» анимацион фильмы, илнең иң популяр сиквелларының берсе режиссер Жора Крыжовниковның «Лёд2» һәм режиссер Клим Шипенконың «Холоп» фильмы кертелгән.

Фильмнар Роспотребнадзор билгеләгән куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәп күрсәтеләчәк», — дип билгеләп үттеләр матбугат хезмәтендә.

Якынча бәяләүләр буенча, Татарстанда кинолар 5 меңгә якын тамашачыны җәлеп итәчәк.

Элегрәк Татарстан Министрлар Кабинеты республикада парк, сквер һәм яр буйларында кино күрсәтергә рөхсәт итә торган карарны бастырды.

«Кино төне»ннән тыш, августта татарстанлылар өчен саф һавада кино күрсәтү белән бәйле тагын берничә акция узачак. ТАССРның 100 еллыгы уңаеннан яшь татар республикасының барлыкка килү һәм формалашу тарихында якты эз калдырган танылган кешеләр турында видеороликлар сериясе күрсәтеләчәк. Моннан тыш, Татарстан киносы фестивале кысаларында кинолар күрсәтү планлаштырыла.

Чыганак: tatar-inform.tatar

Фото: Салават Камалетдинов

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев