-
«Лига форум» Студентлар белем бирү форумы башлана Татарстанда «Форум лигасы» Студентлар белем бирү форумы башлана. Анда илнең 58 төбәгеннән 1,2 мең урта һөнәри һәм югары уку йортлары студентлары җыелачак
-
Танылган кешеләр Казан буйлап экскурсияләр үткәрәчәк "О, мой гид!» проекты кабат Казанга кайта. 16 август көнне быелның беренче экскурсиясе узачак. Казанлыларны шәһәрнең тарихи отельләре белән танышырга чакыралар.
-
Россиядә бер атнада коронавирус йоктыручылар саны 52,2 процентка арткан Узган атнада Россиядә коронавирус инфекциясенең 160 меңнән артык очрагы расланган.
-
«Төнге велофест»та 3 меңнән артык кеше катнашты Быел «Төнге велофест»та Әстерхан, Волжск, Лениногорск, Мәскәү, Екатеринбург, Чита, Димитровград һәм Тарко-Саладан (Ямал-Ненец автоном округындагы шәһәр) кунаклар катнашты.
-
Дәүләт архивының яңа бинасында ниләр бар? Тиздән Дәүләт архивының әлеге бинасына экскурсияләр уздырыла башлар дип көтелә.
-
Кыямовлар кыздыра проектыбызның яңа чыгарылышы Идел-online ютуб каналында "Кыямовлар кыздыра" тапшыруының чираттагы чыгарылышы дөнья күрде.
-
Елга трамвайчигында Казансу буенча экскурсияләр эшли башлады Шәһәрнең истәлекле урыннарын яңа ракурстан күрергә теләүчеләр өчен менә дигән мөмкинлек!
-
ИДЕЛ КӨНДӘЛЕГЕ: ТӨШКЕ АШКА - ҖИЛӘККӘ Җиләге тәмле, хатирәләре – тагын да.
-
Стресслы хәлләргә ни рәвешле ресурслар тупларга
Киноларны мөселман кинофестивалендә генә карарга димәгән
Татарстанда апрельнең төп кино-вакыйгасы дип XV Казан Халыкара мөселман киносы фестивален саныйсызмы, дуслар?
Без дә шулай дип исәплибез, ләкин халыкара фестиваль башланыр алдыннан (24-30 апрельгә кадәр) республика буенча әле тагын әллә ничә мөһим, кызыклы вакыйга һәм хәтта фестивальләр булуын искәртәбез. Йоклап калмагыз, кызыклы вакыйгаларны күреп-күзәтеп, үзәгендә кайнап алырга өлгерегез!
Димәк, вакыйгалар исемлеге белән танышыйк:
5 һәм 6 апрельдә Казанда ел саен уздырыла торган ««Кино без барьеров -2019» кинофестивале кайтавазы» акциясе үткәрелә. Чараны Шәһәр белем бирү үзәге инициативасы белән «Татаркино» дәүләт учреждениесе һәм РООИ «Перспектива» (Мәскәү шәһәре) үткәрә. Татарстанлылар өченче ел рәттән Халыкара инклюзив кинофестиваленең лауреат фильмнарын карау мөмкинлегенә ия. Әлеге фильмнар – яхшылык һәм яманлык, җиңү һәм җиңелү, инвалид кешеләргә карата искергән стереотиплар турында тормышчан кыйссалар. Ике көн дәвамында сәгать 10.00 дән башлап төшкә кадәр – кече яшьтәге мәктәп укучылары, төштән соң – өлкәнрәк сыйныф укучылары һәм олылар өчен фильмнар бушлай, “Мир” кинотеатрында күрсәтелә.
8 апрельдә «Смена» заман мәдәнияте үзәгендә «Кино и поэзия» темасына лекция булачак. Санкт-Петербург кунаклары – шагыйрь һәм кино тәнкыйтьчесе Константин Шавловский, рәссам Полина Заславская кинематограф шигърият бәйләнешләре турында сөйләячәк, шулай ук видеопоэзия жанрының видеоарт белән медиапоэзиядән аермасын аңлатачаклар. Лекциядә видеопоэтик тасмалар күрсәтелә, алар турында фикер алышу була. Лекция 19.30 да башлана. Керү түләүсез.
9 һәм 10 апрельдә “Мир” кинотеатрында Бурятия Республикасы кино көннәре үткәрелә. Бөтен фильнарны да (балалар һәм өлкәннәр өчен) бушлай карарга була. Фестиваль фильмнары исемлеге белән http://mirkazan.kinoplan.ru/news/5ca46ced1469b30001e5c802 сылтамасы буенча танышырга мөмкин.
Буа шәһәрендә исә 4 апрель-9 май көннәрендә хәрби-патриотик фильмнар күрсәтү айлыгы оештырыла. Район мәгариф идарәсе белән берлектә шәһәр Ял үзәге бер ай буе “Спасти Ленинград” һәм “Солдатик” нәфис фильмнарын күрсәтәчәк.
Халыкара мөселман киносы фестиваленә әзерлек гөрләп барган көннәрдә без, тамашачылар да, рухи яктан әзерләнә торырга, кино вакыйгаларыннан читтә калмаска уңай форсат бу!
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз