Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!
  • Рус Тат
  • Реклама
    ТАССР 100 ел
    Яңалык/Эксклюзив
    Видео
    • Руль артында алкогольгә "Юк" дип әйт

    Кишергә артты, ипигә дә артырмы?

    Россиядә җитештерүчеләр тарафыннан икмәккә куелган бәя тотрыклы, дип яза РИА Новости агентлыгы Авыл хуҗалыгы министрлыгы хәбәренә сылтама белән.

    «Соңгы бер елда бодай оныннан пешерелгән ипине сату бәясе – 4,6, арыш катыш бодай оныннан пешерелгәне 5,9 процентка артты, бу инфляция дәрәҗәсенә тәңгәл», — диелә хәбәрдә.

    Реклама

    Ведомство алга таба бәяләр сизелерлек артмас дип көтә, моңа арзанлы чимал да, дәүләт ярдәме чаралары да булышлык итәчәк. Әйтик, таможня-тариф нигезендә көйләү нәтиҗәсендә 3нче классы бодайны күпләп сату бәясе ел башыннан – 7,2, 4нче класслы бодайныкы 5,9 процентка арткан.

    Җитештерүчеләр тарафыннан арышка куелган бәя 9,6 процентка кимегән. Моннан тыш, министрлыкта билгеләп үтүләренчә, хәзерге вакытта бодай онының хакы ел башындагы бәягә караганда 4,6 процентка кимрәк.

    Чыганак: Ватаным Татарстан

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Комментарии (0)
    Осталось символов:
    Реклама
    • ИП ПАТЕНТ СИСТЕМАСЫНДА: НӘРСӘ БЕЛЕРГӘ КИРӘК?
    • Газета-журналларга язылган өчен - санаторийга ике юллама
    • Пушкин картасы
    • Милек өчен салымны түләү - 1 декабрьгә кадәр
    • Бөтенроссия халык санын алу (ИНФОГРАФИКА)
    • ВИЧ-инфекция
    • Квалификацияләнгән электрон имза алыгыз
    • ФИНАНС КУЛЬТУРАСЫ
    • Бергә сайлыйбыз!
    • "Язмыш" газетасы