Логотип Идель
Яңалыклар

Китап бирә башлауга 1 ел!

Нәкъ бер ел Милли китапханә үзенең төп функциясен үти — бердәм уку билеты буенча китаплар бирә! Нәкъ бер ел китапханә укучылар өчен ачык һәм теләктәш. 

Нәкъ бер ел Милли китапханә үзенең төп функциясен үти — бердәм уку билеты буенча китаплар бирә! Нәкъ бер ел китапханә укучылар өчен ачык һәм теләктәш. 
Бу ел эчендә 2,2 миллионнан артык басма кулга тапшырылды, шуларның 50% кәгазь һәм 50% электрон – ике форматның да бертигез популяр булуына бик шат.
Бу ел эчендә 36 меңнән артык укучы билеты ясаттылды һәм өйгә 300 меңнән артык китап алынды. Яңа китаплар сатып алмыйча, бергә якынча 120 000 000 сум акча экономияләнде.

Китапханәгә бүләк итеп китерә торган китаплар бу ел эчендә китапханә фондын 7 мең китапка тулыландырды. Әлеге ел эчендә китапханәдә 1200дән артык чара һәм 1000нән артык экскурсия узды. Китапханәдә комьюнити төркемнәр барлыкка килә һәм төрле сораулар буенча кешеләр үзара хезмәттәшлек итә, балалар һәм өлкәннәр өчен төрле клублар эшли, китаплар нәшер ителә, лекцияләр, мастер-класслар, кинокүрсәтүләр, лабораторияләр, дискуссияләр, халыкара һәм бөтенроссия масштабында төрле юнәлештәге фестивальләр уза.

Укучылар биргән бәяләр ярдәмендә китапханә республикада хезмәт күрсәтү сыйфаты өлкәсендә иң яхшы күрсәткечләргә иреште: «Ел командасы», «Елның иң яхшы җәмәгать урыны» номинацияләрендә җиңде һәм «Креаполис» номинациясендә Russian Creative Awards премиясенең финалисты булды.
Быел китапханәгә 565 мең кеше килде, китапханә белән илһамланып төшкән, интернетны тутырган фотолар хисапсыз. 

Бу вакыйга уңаеннан китапханә китап тарату оештыра. Анда тапкан китапларны кайтармаска мөмкин.

Тагын бер сюрприз: укучы билеты буенча китап кибетендә һәм каһвәханәдә сезгә ташлама ясаячаклар.

Чыганак: Татарстан Милли китапханәсе матбугат үзәге

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев