Логотип Идель
Яңалыклар

“КИТАП” РАДИОСЫ – МИЛЛИ РАДИО

Ишеттегезме әле, “Китап” радиосы FM 98,6 МГц ешлыгында яңгрый башлады. Милли моң, милли әдәбиятны пропагандалауга юнәтелгән радио Татарстан Президенты ярдәме белән тормышка ашырылды.

Ишеттегезме әле, “Китап” радиосы FM 98,6 МГц ешлыгында яңгрый башлады. Милли моң, милли әдәбиятны пропагандалауга юнәтелгән радио Татарстан Президенты ярдәме белән тормышка ашырылды.

“Китап” радиосының баш мөхәррире Алмаз Миргаязов белдергәнчә, “Китап” редакциясенең максаты – тыңлау өчен максималь дәрәҗәдә уңайлы, заманча радио булдыру, ди. “Радионың идеясенә , форматы, ул – музыкаль, әдәби-мәдәни радио.Аның идеясе һәм эчтәлеге “Һәрбер өйгә таныш көй, милли моң һәм китап” шигаренә сыйган”.

“Китап”та тезмә һәм чәчмә әдәби әсәрләр, энциклопедик мәгълүматлар, кызыклы фактлар, юмор-сатира һ.б яңгыраш алачак.

“Радио милли әдәбиятка йөз тотачак, - ди Татмедиа республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесе Айдар Сәлимгәрәев. – Әдәбиятчыларны бер мәйданга туплау, тыңлаучыларда милли әдәбиятка кызыксыну уяту һәм милли музыкаль әсәрләребезне заманча рухта халыкка җиткерү максаты да куела.Зур сынаулар аша ачылган “Китап” ка зур өметләр баглыйбыз”.

Фото чыганак:Татар-информ,Солтан Исхаков.

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев