Логотип Идель
Яңалыклар

Китапханә театр уйный, музей китап сата...

“Әнә шундый заман җитәр...” дигән мөнәҗәтне хәтерлисездер: ахырзаманда кешелек дөньясын элек булмаган, төшкә дә кермәгән нәрсәләр шаккатырыр, тетрәндерер, дигән идея ята аның төбендә. Кызганыч ки, тетрәнүләр көн саен булып тора бу дөньяда, шуңа күрә уңай эмоцияләр белән шаккатыра, сокландыра торган нәрсәләр барыбызга да тансык!

“Әнә шундый заман җитәр...” дигән мөнәҗәтне хәтерлисездер: ахырзаманда кешелек дөньясын элек булмаган, төшкә дә кермәгән нәрсәләр шаккатырыр, тетрәндерер, дигән идея ята аның төбендә. Кызганыч ки, тетрәнүләр көн саен булып тора бу дөньяда, шуңа күрә уңай эмоцияләр белән шаккатыра, сокландыра торган нәрсәләр барыбызга да тансык!

Әле генә узып киткән “Китапханә төне -2019” илкүләм акциясе – кешеләргә позитив өләшә торган чараларның берседер, мөгаен. Анда ел саен китапханәләр генә түгел, байтак музейлар да катнаша.

Искәртеп куйыйк: бүген инде классик, ягъни укучыларга фәкать китап биреп тору белән генә шөгыльләнгән китапханәләрне көндез шәм яндырып эзләргә калды. Кунакларын музей экспозициясе буйлап йөртү белән чикләнгән музейларны табып булмаган кебек үк. “Китапханә төне”ндә (хәер, башка вакытта да!) китапханәләрнең төрледән-төрле остаханәләр, концертлар, тагын әллә нинди тамашалар оештыруын шуның белән аңлатырга була. Мәсәлән, республика Яшьләр китапханәсе шимбә кичендә “Татармультфильм” студиясе төшергән мультфильмнарны күрсәтте, квест һәм интеллектуаль уеннары белән үзенә җәлеп итте. Мультфильм һәм квестлар булган җиргә халык ник килмәсен ди?! Шәһәрнең йокы районында урнашкан булса да, үсмерләрдән һәм бала-чагадан, аларның әти-әнисеннән китапханә гөр килеп торды!

ТР Милли китапханәсе тагын да кәттәрәк программа әзерләгән иде: монда «Анна Каренина» иммерсив спектакленең кыска вариантын күрсәттеләр. Иммерсия – тамашаның эченә кереп якыннан күзәтү. “Сәхнә” дигән төшенчә дә бик шартлы, шулай ук, актёрлар уенын күреп һәм ишетеп кенә түгел, хәтта төрле исләр тоеп була. Казанда бу шоу, гадәттә, элекке үзәк ЗАГС бинасында уза, һәм аңа стандарт билет бәясе 4 мең сум тора, VIP – 15 мең. Актерлар исемлегендә Г. Камал театры артистлары Рамил Вәҗиев белән Ришат Әхмәдуллин, телевидение алып баручысы Идел Кыямов та бар. Шушы үзенчәлекләрен искә алсаң, Милли китапханә, гади халыкка кыйммәтле шоуны бушлай күрсәтеп, шактый игелекле гамәл кылды, дияргә мөмкин.

Гомумән, Милли китапханәнең театраль эшчәнлегенә кайбер театрлар көнләшерлек. “Китапханә төне”ндә монда татар әдәбияты һәм туган якны өйрәнү бүлегендә «Хәзерге заман татар драматургиясе һәм театр» дигән «түгәрәк өстәл» утырышы оештырылды. Махсус кунаклар сыйфатында сәнгать белгечләре, драматурглар, журналистлар, шулай ук Казан театр һәм музыка училищелары укучылары бар иде.

Татарстан Республикасы Милли музее һәм аның берничә филиалы да “Китапханә төне”нә кушылды. Милли музей ул көнне, үзенең традицион экскурсияләрен үткәрүдән тыш, көндезге 12 дән төнге 12гә чаклы җырлады-биеде, әдәби композиция күрсәтте, Брайль системасы буенча шигырь укучылар конкурсын һәм А.С.Пушкин иҗаты буенча әңгәмә-презентация, әдәби викторина, мюзикл, квест-уеннар һәм квест-сәяхәтләр оештырды. Ләкин Милли музейда “Китапханә төне”нең төп үзенчәлеге – китаплар җыю булгандыр. Хәтта шундый “фишка”уйлап тапканнар иде: музей китапханәсенә берәр китап алып килүчеләр керү билеты өчен ярты бәясен генә түләде. Кергәч үк тамашачылар китап сәүдәсенә килеп әләгә торды: монда әллә нинди антиквар китапларга кадәр (тотылганнарын, билгеле!) нибары 50 сумга сатып алырга була иде.

Шулай итеп, хәзерге заманда китапханә – китапханә генә түгел, музей – музей гына түгел. Алар мәдәният сараеның, хәтта театрның күпчелек функцияләрен үзләштереп бетерделәр инде. Шул ук вакытта, бүген мәдәният сарайлары кешене ничек җәлеп итәргә белмичә аптыраганга шаккатарлык. Сирәк-мирәк узган концертлар гына яшәрлек табыш китермәгәч, соңгылары үз мәйданнарын төрле алыпсатарларга, “экстрасенс”ларга, аяк киемен төзәтүчеләргә арендага тапшыра, хәтта... сыраханә яки бар ача. Мәсәлән, бик шәп ике залы булган Химиклар мәдәният сараенда пальто һәм җыен шырды-бырды саталар, Тимерьюлчылар мәдәният сараенда чегәннәр – тәрәзә пәрдәләре, тагын әллә нинди кешеләр фәнгә билгеле булмаган әллә нинди дару продукциясен беркатлы әби-чәбигә “төртә”. Башка мәдәният сарайларында да (аларның зур күпчелегендә!) шул ук хәл! “Китапханә төне”кебек халыкны җәлеп итү чаралары турында алар белмичә дә калалар, күрәсең. Сәер, элек бит иң караңгы авылларда да мәдәният йортлары гөрләп тора иде...

 

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Теги: уку

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев