Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!
  • Рус Тат
  • Реклама
    Яңалык/Эксклюзив
    • СӘЙДӘШ ОБРАЗЫ СӘНГАТЬТӘ Татарстан Республикасы Милли музеенда композитор Салих Сәйдәшевнең 120 еллыгына багышланган “Сәнгатьтә Сәйдәш образы” күргәзмәсе 3-16 декабрь көннәрендә узачак.
      61
      0
      0
    • «АРМИЯ, БУРЛАК, ИРЕК, ГӨНАҺ!» Тамаша MOÑ'да 5, 6 һәм 11 декабрьдә узачак.
      54
      0
      0
    • "ИДЕЛ" - ЭКСПЕРИМЕНТЛАР ӨЧЕН АЧЫК МӘЙДАН Киләсе яртыеллыкка газета-журналларга язылуның иң кызу чоры башланды. «ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыятенә кергән татар журналлары 2021 елда укучылары өчен нинди кызыклы яңа проектлар тәкъдим итә?
      219
      0
      0
    • БҮГЕН ШУГАЛАК АЧЫЛА! Кремль яр буендагы шугалак инде бүген, 1 декабрьдә үк эшли башлый.
      283
      0
      0

    КИТТЕК ЯРМИНКӘГӘ!

    Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы республика халкын кулай бәяләрдән авыл хуҗалыгы продукциясе сатып алу өчен шимбә көнне, 31 октябрьдә, Казанда, Чаллыда, Яшел Үзән районының Октябрьский бистәсендә («Яңа Тура» сәүдә-ярминкә комплексында) уза торган ярминкәләргә чакыра. Алар иртәнге сәгать алтыдан эшли башлый. Бу турыда министрлык хәбәр итте.

    Шәһәр халкы Татарстанның муниципаль районнарыннан китерелгән ит, казылык әйберләрен, үлчәүле сөт, сыр, май, йомырка, яшелчәләр, бал, шикәр, он, ярмалар һәм башка фермер продукциясен сатып ала алалар. Көзге ярминкәләр 12 сентябрьдә эшли башлады һәм Яңа елга кадәр атна саен дәвам итә. Ассортимент төрле мәйданчыкларда төрлечә һәм ул халык ихтыяҗын исәпкә алып төзелә.

    Казан, Түбән Кама, Чаллы шәһәрләрендә һәм Яшел Үзән районында үткәрелгән 7 көзге ярминкә нәтиҗәләреннән күренгәнчә, аларга 503,4 млн сумлык продукция китерелгән һәм сатылган. Шәһәрлеләр 493,3 тонна ит, 118,1 тонна үлчәүле сөт, 4,5 млн тавык йомыркасы, 228,3 тонна он һәм 328,7 тонна шикәр комы сатып алганнар.

    Ярминкәләр түбәндәге адреслар буенча уза:
    Авиатөзелеш районы: Ленинград ур., 27 («Бәхетле» гипермаркеты янындагы мәйданчыкта), Беломорский һәм Гудованцев урамнары киселешендә, Дементьев ур., 7 йорт янында;
    Вахитов районы: Кәрим Тинчурин һәм Татарстан урамнары киселешендә;
    Киров районы: Кызыл Кокшай ур., 150/2 («Җиләкле бистә» сәүдә үзәге янындагы мәйданчыкта), Батыршин ур., 20;
    Яңа Савин районы: Хөсәен Ямашев пр., 71а («Бәхетле» гипермаркеты янындагы мәйданчыкта); Лаврентьев ур., 10 (чатыр корылган мәйданчык);
    Идел буе районы: Р.Зорге ур., 66, корп. 1 («Олимп» базары янында), Ю.Фучик ур., 72(чатыр корылган мәйданчык);
    Совет районы: Аграрный ур., 2 («Казан» агросәнәгать паркының ачык мәйданчыгында, Зәкиев ур., 12 һәм Липатов ур., 7 (чатыр корылган мәйданчык һәм «Дәрвиш» базары территориясендәге мәйданчык);
    Мәскәү районы: Ш. Усманов ур., 1 (Энергетиклар һәм Ш. Усманову урамнары ягыннан Мәскәү базарына чиктәш мәйданчык);
    Яшел Үзән районы: Яңа Тура һәм Осиново бистәләрендә («Радужный» сәүдә үзәге һәм «Яңа Тура» технополисы янында);
    Юдино бистәсендә (Революция ур., 12)
    Чаллыда: Г.Тукай ур., 16 («Төзүче» стадионы каршындагы мәйданчык), Чулман пр., (Ипподром территориясендәге мәйданчык);
    Түбән Камада: Вокзал ур., 2 («Комета» Үзәк базары мәйданчыгы; Көньяк ур., 1 («Магнит» сәүдә үзәгенә каршы мәйданчык).

    Реклама

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Комментарии (0)
    Осталось символов:
    Реклама
    • ЯЗЫЛЫРГА ӨЛГЕРЕГЕЗ!
    • ӘДӘБИ МАРАФОН. ФОТОРЕПОРТАЖ
    • БЕЛЕМ ҖӘҮҺӘРЛӘРЕ. ФОТОРЕПОРТАЖ
    • ПОЛИЦИОНЕР. ТИНЧУРИН ТЕАТРЫ
    • "Внесудебное банкротство гражданина"
    • Кышкы язылу өчен бүләк от!
    • ӘДӘБИ СУД. ИДЕЛ.
    • "Единый налоговый платеж"
    • ИДЕЛ. ЯШЬЛӘР ШУРАСЫ
    • КАЛЕБ. ЯҢА ДУЛКЫН