-
Мәликә Хәйрулла: “Карьера төзегән кеше дедлайнның нәрсә икәнен яхшы белә, тайм-менеджментны да отышлы куллана” Кичәдә фоторәссам Рамил Галидән кала башка ир-егетләрнең әсәре дә юк – ир-атларга чарада катнашу тыелган иде.
-
Үзәк банк акча күчерүне ике көнгә тоткарларга тәкъдим иткән Акчаны мошенниклардан саклау өчен шундый чараның отышлы буласы күздә тотыла.
-
САМАРАДА ТУКАЙ ТОРМЫШЫ ҺӘМ ИҖАТЫ ТУРЫНДА СӨЙЛӘШТЕЛӘР Самара өлкәсенең Халыклар дуслыгы йортында өч томлы «Габдулла Тукай: тормыш һәм иҗат (Габдулла Тукай тормышы һәм иҗаты хроникасына материаллар)» басмасын тәкъдим итү булды.
-
Казан марафонының хәйрия йөгерешендә 920 мең сум акча җыелды Казан Мэриясе миллион сумлык матур сан булсын өчен тагын 80 мең сум акча җибәрәчәк, әлеге акчалар дәвалауга мохтаҗ балаларга ярдәмгә тотылачак
-
Анзор Нәбиуллин башкаруында - "Әдрән диңгез" "Яңа дулкын" ютуб-каналында яңа видео чыкты. Яшь җырчы Анзор Нәбиуллин башкаруында - "Әдрән диңгез"! Легендар җырга - яңа сулыш
-
Бөек Җиңүнең 77 еллыгына Шушы авыл татарлары – безне исән калдыручы, ашатучы, сыендыручы булды. Нәселебезне саклап калдылар.
-
Туры сүзле Илялов Рәмзи Илялов турындагы язмада «фәлән герой шикелле батырлык кылган» дигән штамп кулланмаячакбыз – һәр сугышчының биографиясе, хәрби юлы – кабатланмас, үзенчәлекле. Гомумән, татарлар сугышта бүтәннәр артыннан гына ияреп йөрмәгән.
-
Үзебез сайлыйбыз! Татарстанда 2023 елда төзекләндерелә торган паркларны сайлау өчен тавыш бирү башланды. 14 яшьтән өлкәнрәк һәр битараф булмаган кеше 30 майга кадәр үз фикерен белдерә ала.
-
Синең тавышың Татарстанны тагын да яхшырак итәргә ярдәм итәчәк!
"Әкият - LAB" - Беренче курчак театры лабораториясе
Татар дәүләт "Әкият" курчак театры 26-31 гыйнварда "Әкият - LAB" исемле Беренче театр лабораториясен оештырырга планлаштыра. Театр лабораториясе иҗади яктан үзгәреш кертү һәм труппа белән тренинг үткәрү максатларында уздырыла. Проект кысаларында яшь сәхнәләштерүче һәм рәссамнар белән танышу да булачак.
Әлеге лабораторияггә Кореядән 3 режиссер һәм 3 рәссам чакырылган. Алар үзләре сайлаган әсәрләрне эскиз рәвешендә сәхнәләштереп, тәкъдим итәчәкләр. Тетарның сәнгать җиткәчесе Илгиз Зәйниев әйтүенчә, алар материалларны ике ай элек туплаганнар, ә эскизларның кайсы репертуарга кертеләчәген лаборатория тәмамлангач кына хәл ителәчәк.
"Без аларга әсәрләрне үзебез сайлап бирмәдек, бары тик Совет чорын гына билгеләдек. Әлегә ни көтеләсен үзем дә белмим, шуңа күрә үзем дә түземсезлек белән көтәм", - диде Илгиз Зәйниев.
Спектакльләрнең әлеге эскизларын тәкъдим итүче 6 яшь режиссер һәм рәссамның барысы да Россия Дәүләт сәхнә сәнгате институтының курчак театры факультеты, Руслан Кудашов остаханәсе студентлары. Сайланган текстлар арасында В.Маяковскийның "Эта книжечка моя про моря и про маяк" (Марина Хомутова һәм Алена Сотникова), А.Гайдарның "Сказка о Военной тайне, о Мальчишке-Кибальчише и его твердом слове" (Лидия Клирикова һәм Наталия Сальманович) һәм М.Җәлилнең "Моабит дәфтәре" (Jisoo Kim һәм Choi Junhying) әсәрләре бар. Татарстанның атказанган аристы Дилүс Хуҗәхмәтов "Моабит дәфтәре" спектакль эскизында катнаша икән. "Әлеге эскиз югары сыйныфлар өчен әзерләнде һәм аның татар телендә булуы бик мөһим", - ди артист. Илгиз Зәйниев исә М.Җәлилнең шигырьләре рус теленә яхшы тәрҗемә ителгән. Сәхнәгә куючыларның шул шигырьләрне сайлаулаулары да шул сәбәпле дип уйлый.
Фоточыганак: "Экият" курчак театрының рәсми сайты
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз