Логотип Идель
Яңалыклар

2019 елда чыккан татар җырлары: чүпме, годнотамы?

2019 елда чыккан эстрада җырлары кайсы юнәлештә "тәгәри" дип уйлыйсыз? Шул ук урында тора дигән нәтиҗәгә килергә була ютубтагы берярым сәгатьлек җырлар подборкасын карагач. 

2019 елда чыккан эстрада җырлары кайсы юнәлештә "тәгәри" дип уйлыйсыз? Шул ук урында тора дигән нәтиҗәгә килергә була ютубтагы сәгать ярымлык җырлар подборкасын карагач. 

Җырларның күпчелеге электрон, бию көенә җырланыла. Мондый вәзгыятьтә җырларны бер-берсеннән аеру шактый кыен. Бөтен подборкадан Артур Исламовның "Догаңнан калдырма" (Рүзл Мөхәммәтшин сүзләре) җырын һәм Илшат Яппаров һәм Гүзәл Әхмәтова "Җаным" җырын аерып карарга була. Артур Исламовның вокалы инде яратылган, былтыр эшчәнлеген туктаткан "Алканат" группасы җырларын хәтерләтте. "Җаным" җырын җырлаган дуэт исә истә кала торган музыка һәм сүзләр белән аерылып тора.

Бу язмамда «Калеб» яңа буын "Безнең җыр" проекты турында да искәртәсе килә. Проектның икенче турында чыккан җырларның күбесе игътибарга лаек. Аларны тиздән безнең ВК битендә тыңлап булачак.

Ә сез быел чыккан җырлар арасында кайсысын яратып тыңлыйсыз? 

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев