Логотип Идель
Яңалыклар

"Кәкре-бөкре” фотолардан ничек котылырга? (киңәш)

Ел фасылларының алышынуы үзенчә матур булса да ниндидер әкияти могҗизага тиң түгел. Теләсәң дә, теләмәсәң дә җәйдән соң көз, көздән соң кыш, кыштан соң яз киләчәк...

Ел фасылларының алышынуы үзенчә матур булса да ниндидер әкияти могҗизага тиң түгел. Теләсәң дә, теләмәсәң дә җәйдән соң көз, көздән соң кыш, кыштан соң яз киләчәк...

Шулай булса да, көзнең төрле төсле яфракларын, октябрь аенда яуган тәүге ак карны, беренче сары чәчәкләрне, яңгырлы көннәрне, ниндидер гаҗәеп нәрсә күргән сыман, зурлап фотога төшереп, Инстаграмны ел фасылларының күренешләре белән тутыру традициягә әйләнде сыман.
Бер яктан карасаң, һәр кеше урамга чыгып яки тәрәз аркылы булса да шушы “могҗизаны” күзәтә ала бит, нигә аны социаль челтәргә кертергә соң? Икенче яктан уйласаң, дөрес ракурстан төшереп, Snapseed, Lightroomкебек фоторедакторларда экспозиция, баланс, кадрирование функцияләре аша сурәткә төзәтмәләр кертсәк, менә дигән фото килеп чыгачак! Дөрсетән дә могҗизага тиң була бит! Тукта-тукта, нәрсә соң ул snapseedһәм lightroom? Каян килеп ул сүзләр экспозиция белән бәйле дисеңме? Чү, туктап тор, башыңны катырырга әзерләнмә. Хәзер әкренләп барысында ачыкларбыз!
Бүгенге көндә күп кеше фотога ничек “кәкре-бөкре” төшергән икән, нәкъшулай челтәргә кертә дә куя, ә мондый сурәтләрне карыйсы да, күрәсе дә килми. Инстаграмда мондый хәлне лентаны актарган саен күреп була диярлек, ә бәлки син үзең дә “кәкре-бөкре” фото урнаштырырга яратучы кешедер? Ә ничек соң килбәтсез сурәттән могҗиза ясарга? Хәзер мобильфото серләренә төшенербез! Шәп фото төшереп “лайк” ларда йөзәсең киләме? Алайса әлеге язманы укы!
Бүгенге көндә мобильфотография өчен иң актуаль һәм дөрестәндә файдалы приложенияләр ул: snapseed, аfterlight һәм AppForType. Шулай ук күбегезнең Lightroom турында ишеткәне бардыр. Ләкин бу кушымтакүбрәк санакта эшли торган, профессиональ фотографлар өчен каралган, шуңа күрә әлеге приложенияне калдырып торабыз, чөнки әлеге язмада мобильфотографиягә таянабыз.
Snapseed белән кулланырга бик тә җайлы. Приложенияне ачу белән сез фотосурәтне үзгәртү битенә килеп чыгып, “Стили”, “Инструменты” һәм “Экспорт” сүзләрен күрерсез. Әлеге кушымта ярдәмендә сез фотографиянең экспозициясен, ягъни караңгы фотоны яктырак яки артык якты фотоны караңгырак ясый, ә “светлые участки”(якты өлешләр) һәм “темные участки”(караңгы өлешләр) ярдәмендә аерым өлешләргә генә төзәтмәләр кертә аласыз. Сурәт “салкын” яки артык “җылы”, ягъни зәңгәрһәм сары төсмерләр артып китсә, “баланс белого” функциясе аша бик тиз генә дөресләп була. Кискенлек (резкость), контраст, детальлек (детализация) аша фотоның сыйфатын яхшырта аласыз. Ләкин шуны онытмагыз ,кискенлекне һәм контрастны артык арттырырга ярамый,сурәтне киресенчә бозу ихтималы бар. Фото алдан ук яхшы камерага төшерелмәсә, ни кызганыч, аны берничектә идеаль сыйфатка китереп булмый.
Икенче шәп функция — ул кадрирование һәм перспектива. Алар ярдәмендә горизонт сызыгы авыш булган фотоны тигезли, кәкре якларны турайтып, гомумән фотоны ничек телисез, шулай әйләндерә аласыз. Җитмәсә аяклар белән гәүдәне озынайту, кыскарту, хәтта ябыгайту һәм бигрәктә селфи өчен кирәкле функция — башның формасын үзгәртү дә каралган.
Өченче функция — фильтр, стиль һәм барыбыз да чәпергә яраткан “эффект”лар. Монда алар бик күп төрле димәс идем, ләкин башка төрле приложенияләргә караганда күпкә сыйфатлырак һәм теләсә кайсы фотосурәткә килешле итеп ясалган. Мәсәлән, хәзерге вакытта актуаль булган “Винтаж”, “Ретро”, “Ч/б”, “Нуар” дип аталган фильтрларныкулланып була. Ләкин шулай ук, артык уйнарга ярамый. Кайбер фото фильтрдан башка күпкә затлырак күренә, эффект куеп үзенчәлеген генә югалтырга мөмкин.
Дүртенче функция — ретушь, ягъни “точечно” (җентекләп) коралы ярдәмендә йөздәге кимчелекләрне юк итеп, тәндәге деффектларны алып кую. Алай гына да түгел, мәсәлән, фотода кирәкмәгән чүп-чар бар икән,аны бик тиз арада чук ярдәмендә алып ташлап була. Фокус? Юк, фотошоп!
Бишенче функция — фотога язма урнаштуры. Монда язу төрләре үтә күп төрле, ләкин алар бер-берсеннән артык аерылмый, официаль ысул күздә тотыла һәм рус хәрефләре белән генә язу каралган. Фотографиядә язу өченAppForType приложениясен куллансагыз, яхшырак булыр. Монда хәрефләрнең һәрберсе үзенчәлекле детальләр белән корылган. Канатлы тулы җөмләләр дә бар. Җаның ни тели, шундый төсләр кулланылып ясала. Шулай ук сурәтне рамка эченә урнаштыру мөмкин, хәтта полароид фото ясарга мөмкин. Фотография генә түгел, төрле афиша, плакат, белдерү ясау өчен дә бик килешә. Фантазияне генә эшләтергә кирәк!
Afterlight приложениясенә килгәндә, ул күбрәк элекеге ретро фотолар ясауөчен каралган. Балачак, әти-әниләр, сиксәненче — туксанынчы еллар вакытындагы аклы-каралы, соргылт яки полароид фотосурәтләрдә була торган эффектларны өстәп, инстаграмда тренд булып тора торган винтажсурәтләр ясап була. Иң мөһиме — фотография бүгенге көндәге үзенчәлеген югалтмаячак, киресенчә, элекеге сулыш кертелгән заманча фото туачак! Ышанмыйсызмы? Үзегез тикшереп карагыз.
Ләкин иң мөһиме шуны онытмагыз, фото алдан ук сыйфатсыз итеп төшерелгән булса, аны бернинди затлы фотошопта коткарып кала алмый. Иң беренче чиратта фотога төшерү кануннарын үтәргә кирәк, аннан соң инде Инстаграм битегезгә әлеге приложенияләр ярдәмендә ясалганберсеннән-берсе шәп фотосурәтләр урнаштырып, инстафотографлар рәтенә кыю атлап керә аласыз! Рәхим ит, дустым!

Индира Гайнетдинова

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Теги: киңәш

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев