-
ГАЛИМНӘР ИГЕНЧЕЛЕК ӨЛКӘСЕНДӘ ЯҢА ТЕХНОЛОГИЯ УЙЛАП ТАПКАН Казан дәүләт аграр университеты галимнәре тарафыннан кафедра мөдире һәм профессоры Наил Әдһәмов җитәкчелегендә авыл хуҗалыгы машиналарының эшче органнарын ныгытуның комплекслы технологиясе эшләнде.
-
"ЯШЬ ЙӨРӘКЛӘР" БӘЙГЕСЕНДӘ КАТНАШ Жюри музыка өлкәсендәге белгечләрдән торачак. Бәйгенең фестивалендә кайбер үзешчән авторларның җырларын танылган артистлар башкаруы да ихтимал.
-
ЯЗУЧЫ РӘФИКЪ ЮНЫС ВАФАТ Язучы, журналист Рәфикъ Юныс улы Юнысов бүген 78 нче яшендә бакыйлыкка күчте. Бу хакта аның соңгы эш урыны “Казан утлары” журналыннан хәбәр иттеләр.
-
ТАТАРСТАНДА БАЛАЛЫ ГАИЛӘЛӘРГӘ ЯРДӘМ КҮРСӘТЕЛӘ Республикада 32 федераль һәм 53 республика чараларын үз эченә алган социаль ярдәм чараларының системасы формалашкан.
-
МИЛЛИ ШУРА ӘГЪЗАЛАРЫ ҖИДЕ ЭШЧЕ ТӨРКЕМГӘ ТУПЛАНЫП ЭШЛӘЯЧӘК Милли шура утырышлары айга бер тапкыр үткәреләчәк. Һәрбеш эшче төркем үз юнәлеше буенча хисап тотачак.
-
ИЛШАТ РӘХИМБАЙ ТАТАР ГӨНАҺЛАРЫ ТЕМАСЫНА СӨЙЛӘШЕРГӘ ОМТЫЛА Илшат видеолар хакында фикер алышу һәм аларга бирелгән бәяне үз иҗат җимешләренең төп нәтиҗәсе дип саный.
-
ЙОЛДЫЗНАМӘ (19-24 гыйнвар) Узган ел башлаган эшләрегезне уңышлы тәмамлаячаксыз. Бу атнада игътибарны гаиләгә юнәлтү яхшырак. Вакытыгызны үзегезгә һәм балаларыгызга багышларга тырышыгыз. Барчагызга да уңышлы эш атналары!
-
РИЗАТ РАМАЗАНОВНЫ ЗИНИРА ТЕЛЕФОНДА УТЫРГАН ӨЧЕН СҮГӘ Реклама элеп, бер тапкыр бушка суши ашаган булды. Башка андый нәрсә белән кызыксынмадым. «Инстаграм»да акча эшләмим».
“КӘЛАМ ШӘРИФ. МӘГЪНӘВИ ТӘРҖЕМӘ” БАСМАСЫНЫҢ АУДИОЯЗМАСЫ ЭЛЕКТРОН КОРЪӘН-КАЛӘМГӘ КЕРТЕЛДЕ
Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте әзерләгән “Кәлам Шәриф. Мәгънәви тәрҗемә” басмасының аудиоязмасы Төркиянең Coşkun Teknoloji Ve Yayincilik нәшрияты тарафыннан электрон Коръән-каләмгә кертелде, дип яза ТР Мөселманнарының Диния нәзарәте сайты.
Коръән-кәламгә тәрҗемәләрне кертү — Coşkun Teknoloji Ve Yayincilik нәшрияты белән Диния Нәзарәте арасында беренче генә тапкыр хезмәттәшлеге түгел. Алдагы елда Нәшрият Нәзарәтнең халыкара стандартлар буенча әзерләнгән Коръән басмасын Төркиядә 12 мең тираж белән бастыра. Файлларны мөфтият бушлай тапшырды.
Мөселманнар арасында шактый популярлык казанган әлеге гаджет каләм рәвешендә эшләнеп һәм махсус Коръән басмасы белән бер комплектта килеп, аятьләрне номер буенча танып ала һәм аның гарәпчә әйтелешен, шулай ук башка төрле телләргә тәрҗемәсен әйтеп бирә. Төркиядә чыгарылучы җайланма программасында хәзер Коръәннең татарчага тәрҗемәсе дә урнаштырылды. Аятьләрнең мәгънәви тәрҗемәсе танылган телевидение алып баручысы Илдар Кыямов тавышы белән әйтелә.
Төрек кардәшләр якын киләчәктә Коръән-каләмгә Коръәннең Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин тарафыннан яздырылган аудиоверсиясен дә кертергә ниятли. Тиздән татарча һәм русча тәрҗемәләрнең аудиоязмаларын Диния Нәзарәте мобиль кушымталар рәвешендә дә чыгарачак, шул вакытта басмалар белән бөтен өммәтне бушлай тәэмин итәргә мөмкин булачак һәм теләгән һәркем алар белән таныша алачак.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз