Логотип Идель
Яңалыклар

КОЛЛЕКТИВ ИММУНИТЕТ 50 ПРОЦЕНТТАН АРТКАН

Россиядә коронавирска каршы коллектив иммунитет 50,2% ка җитте, дип хәбәр итә РФ вице-премьеры Татьяна Голикова. Шул ук вакытта 11 регион-лидерда бу күрсәткеч 60% тан югары.

Россиядә коронавирска каршы коллектив иммунитет 50,2% ка җитте, дип хәбәр итә РФ вице-премьеры Татьяна Голикова. Шул ук вакытта 11 регион-лидерда бу күрсәткеч 60% тан югары. Бу Мәскәү, Санкт-Петербург, Мәскәү өлкәсе, Белгород һәм Мурманск өлкәләре, Севастополь, Карелия, Тува, Чечня, Чукотка һәм Ненец автоном округы.

Өч төбәктә - Алтай крае, Кемерово өлкәсе һәм Бурятиядә эпидемиологик вәзгыять күпкә киеренкеләнгән.

Вице-премьер сүзләренчә, тагын берничә төбәктә авыру кимүе булган, әмма чик күрсәткечләр үтәлмәгән, шулай булгач, сүз әлегә сизелерлек яхшыру турында бармый. Алар арасында Голикова Мәскәү, Мәскәү өлкәсе, Воронеж өлкәсе һәм Хакасияне  атады.

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев