Логотип Идель
Яңалыклар

“Колыма хикәяләре” роман-хроникасы казах телендә нәшер ителде

Ибраһим Сәләховның “Колыма хикәяләре” роман-хроникасы казах теленә тәрҗемә ителеп, Казахстанда басылды. 

Ибраһим Сәләховның “Колыма хикәяләре” роман-хроникасы казах теленә тәрҗемә ителеп, Казахстанда басылды. 

Романны казахчага тәрҗемә итү турындагы карар 2016 елда язучының туган төбәгендә, Акмола татар һәм башкортларының өлкә берләшмәсендә кабул ителгән иде. Бу эштә берләшмә җитәкчесе Рафаил Сөлкарнәев башлап йөргән. Әсәрне урыс теленнән (романның “Тайгак кичү” дигән журнал варианты урысчага “Черная Колыма” дип тәрҗемә ителгән иде) танылган язучы, Ибраһим Сәләховның дусты һәм хезмәттәше Түләгән Каҗибаев тәрҗемә иткән.

 Акмола татар һәм башкортларының өлкә берләшмәсе рәисе Рафаил Сөлкарнәев Казахстан татарлары исеменнән тәрҗемәчегә, Акмола ветераннар өлкә советы рәисе Г.Түләгулга, Акмола өлкәсе эчке сәясәт идарәсе башлыгы Г. Шукеевага, язучының оныгы У. Усмановка “Колыма касирети” (казахчада әсәр исеме шулайрак языла) тәрҗемә һәм нәшер итүдә зур ярдәм итүләре өчен рәхмәт белдерә. Әсәрне казахча бастыру “казахстанлыларның рухи яңарышы программасын тормышка ашыруга һәм тарихи дөреслекне кайтаруга, усеп килүче буынны тәрбияләүгә керткән зур өлеш” дип бәяләнә. Китапны быел киң катлау укучыга тәкъдим итү планлаштырыла.

Китапның казахчасы “Ибраһим Сәләховның “Колыма хикәяләре” романы – татар әдәбиятында шәхес культын “ачык текст” белән яктырткан беренче әсәр, гәрчә башка халыклар әдәбиятында бу тема инде шактый киң яктыртылган иде” дип тәкъдим ителә. Игътибарлы татар укучысы монда бераз ялгыш булуын да сизәр: роман язылып беткәч тә әле дистә еллар тимер сандыкта, алмагач төбендә күмелеп ята. Бу вакытларны автор соңрак: “Бәлки тоелгандыр: төбенә кулъязмамны күмгәч, алмагач ачы алмалар бирә башлады кебек. Язларын бакча шау чәчәккә төренгәндә, алмагачым миңа хәсрәттән чәче агарган кеше булып күренде”,— дип искә алган.
          
Язучының википедиядәге биографиясеннән өзекләр китерәбез. Ибраһим Сәләхов 1911 елның 30 августында Казакъстанның Күкчәтау шәһәрендә туган. Әтисе Низаметдин – Нөнәгәр, әнисе Маһиҗамал Шеңшеңәр авылыннан бирегә һөнәрчеләр буларак бәхет эзләп киләләр. Башта шәһәрнең Мортаза бай мәдрәсәсендә укый. Татар мәктәбе ачылу белән, шунда укып җидееллык белем ала. 1927 елда Казанга килә һәм педагогия техникумына укырга керә. Укуын 1930 елда тәмамлый. «Яшь ленинчы», «Кызыл яшьләр» газеталарында, «Ялкын» журналында әдәби хезмәткәр булып эшли.

Хәрби хезмәттә булып кайтканнан соң Казан педагогия институтының тел һәм әдәбият факультетына укырга керә. Шушында уку чорында «Ярату» бәяны, «Постта» пьесасы, «Дуэль» исеме белән шигырьләре аерым китап булып басылып чыга.
Институтның дүртенче курсында укыганда җитди авырып китә һәм Татарстан язучылар берлеге юлламасы белән Ялтага дәваланырга килә. Монда ул авыру Галимҗан Ибраһимов белән очраша һәм аралаша. Ибраһим Сәләхов Казанга кайткан арада, Галимҗан Ибраһимов «халык дошманы» ярлыгы тагылып кулга алына һәм яшь язучыны «контрреволюционер» белән элемтәдә торуда гаепләп, кулга алалар. Ул ун елга каты режимлы төрмәгә хөкем ителә.

Ибраһим Сәләхов төрмәдән бер аяксыз калган хәлдә, сынган кулы һәм начарайган күзләре белән 1947 елда чыга. Аннан соң да әле аңа туган җире Күкчәтау шәһәрендә яшәү хокукы бирелми. Күкчәтау тирәсендәге Кызыл Яр авылында яши һәм иҗат итә башлый, шунда төпләнеп кала. 1956 елда СССР Югары суды тарафыннан тулысынча аклана.

Язучы Казакъстанның чирәм җирләрен үзләштерүчеләр тормышыннан алып иҗат ителгән «Күкчәтау далаларында» романы белән киң таныла. Казахстан татарлары тормышын чагылдырган «Имәннәр тамыр җәйгәндә» исемле роман-эпопеясы да татар халкы тарихын барлауга кертелгән зур өлеш буларак кабул ителде. Тик шулай да "Казан утлары" журналында (1988 ел, 4, 5, 6 саннар) "Тайгак кичү" (соңрак "Колыма хикәяләре") роман-хроникасы дөнья күргәч кенә бу әдипкә караш үзгәрде, аның иҗаты белән ныклап кызыксыну башланды. Бу әсәр өчен аңа Татарстан Республикасының Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе бирелде.

Ибраһим Сәләховның ике дистәдән артык китабы нәшер ителде. Аның әсәрләре казакъ, урыс, әрмән, калмык, төрек, инглизтелләренә тәрҗемә ителде. Инде өлкән яшьтә булуына карамастан, якташыбыз Күкчәтауда яшәүче татарлар җәмгыятен оештырды һәм аңа җитәкчелек итте. Балтачка еш кайта, безнең якны үзенең туган җире дип саный иде.

Ибраһим Сәләховка Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре исеме бирелде. Ул Күкчәтау шәһәренең Шәрәфле гражданы иде. Күкчәтаудагы Татар милли мөхтәриятенең Мактаулы Президенты иде. 1997 елда Казакъстан хөкүмәте аны иң югары бүләк — Җөмһүрият ордены белән бүләкләде.

1998 елның 7 июлендә Күкчәтау өлкәсенең Кызыл Яр авылында вафат булды, шунда җирләнде.

«Идел» журналы 16+

Теги: әдәбият

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев