Логотип Идель
Яңалыклар

"КӨМЕШ КАНАТЛАР" КОНКУРСЫНА ЭШЛӘР КАБУЛ ИТЕЛӘ БАШЛАДЫ

Җиңүчеләрне бүләкләү 2020 елның 12 сентябрендә Мәскәү шәһәре, Ирек урамы, 37 нче йорт адресы буенча урнашкан «Салют» мәдәни үзәгендә узачак.

Һава-космик көчләрнең Баш командованиесе һәм Россия Федерациясе Оборона Министрлыгының Һава-космик көчләрнең Үзәк офицерлар клубы Татарстан Республикасы мәдәният учреждениеләрен Методик осталык буенча «Көмеш канатлар» IV Бөтенроссия конкурсында катнашырга чакыра.

Биредә хәрби мәдәни учреждениеләр һәм хәрби часть клублары (оешмалары), гражданлык секторы мәдәният учреждениеләре һәм башка көч ведомстволарының мәдәни — ял эшен оештырудагы иң яхшы тәҗрибәләре бәяләнәчәк.

Конкурс түбәндәге номинацияләр буенча үткәрелә:

- 1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында совет халкының Җиңүенә багышланган мәдәни-ял итү чарасына иң яхшы сценарие;
- иң яхшы методик эш (нигезләмә, кулланма, инструкция, сценарий);
- Юнармия хәрәкәте катнашындагы мәдәни-ял итү чарасына иң яхшы сценарие;
- мәдәни-ял итү чарасын үткәрү турында иң яхшы видеосюжет;
- хәрби хезмәткәрләр һәм аларның гаилә әгъзаларына мәдәни шефлык оештыру буенча иң яхшы эшчәнлек.


Гаризаны 2020 елның 25 августына кадәр электрон адреска җибәрергә кирәк: serebryanye-krylya@clubvks.ru

Җиңүчеләрне бүләкләү 2020 елның 12 сентябрендә Мәскәү шәһәре, Ирек урамы, 37 нче йорт адресы буенча урнашкан «Салют» мәдәни үзәгендә узачак, диелә хәбәрдә.

Чыганак: mincult.tatarstan.ru

Фото: clubvks.ru

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев