Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!
  • Рус Тат
  • Реклама
    Яңалык/Эксклюзив

    Кондукторга шикаять өчен - бушлай сәфәр

    Автобуста кондукторларның төрлесе очрый: кайберләре һәркем белән елмаеп, ачык сөйләшсә, дорфа җавап кайтаручылары да юк түгел. Шундый кондукторлар очраса, пассажир бушлай бара алачак. Моның өчен бары тик белешмә өчен телефонга шалтыратып яки язып хәбәр итәргә кирәк.

    Бу хакта белдерү 43 нче маршрут автобусларында барлыкка килде. ТР автотранспорт предприятиеләре ассоциациясе җитәкчесе Сергей Темляков әйтүенчә, шикаять килгән очракта, әлеге хәлнең чын булуы тикшереләчәк. Әгәр язу дөрес булып чыкса,  пассажир 43 нче маршрут автобусында 10 тапкыр бушлай йөриячәк. 


    Бүгенге көндә пассажирлардан кайнар линиягә әлегә Whatsappка хәбәрләр килмәгән.

    Реклама

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Комментарии (0)
    Осталось символов:
    Реклама
    • "Проверь чек!"
    • 3-НДФЛ - 1
    • ТӘРТИП
    • ИДЕЛ. ГЫЙНВАР САНЫН УКЫЙБЫЗ.
    • "Отмена ЕНВД. Что делать?"
    • ИДЕЛ, ДЕКАБРЬ. ЭЧТӘЛЕК
    • ЯЗЫЛЫРГА ӨЛГЕРЕГЕЗ!
    • ӘДӘБИ МАРАФОН. ФОТОРЕПОРТАЖ
    • БЕЛЕМ ҖӘҮҺӘРЛӘРЕ. ФОТОРЕПОРТАЖ
    • ПОЛИЦИОНЕР. ТИНЧУРИН ТЕАТРЫ