Яңалык/Эксклюзив
-
75 мең доллар премиягә ия буласың килсә... Медаль һәм акчалата премия ике елга бер тапкыр бирелә. Бүләкләү тантанасы ноябрь ахырында — декабрь башында узачак.
-
КҮБРӘК ЙОКЛАГЫЗ... Имтиханнар вакытында, контроль эшләр алдыннан гадәти йокы дәвамлылыгын якынча 1 сәгатькә арттырырга киңәш итәләр.
-
“Алкыш” Татар драматургиясе үзәгендә спектакльләргә эскизлар әзерләү буенча лаборатория эше башланды Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры каршында ачылган “Алкыш” Татар драматургиясе үзәгендә спектакльләргә эскизлар әзерләү буенча лаборатория эше башланды.
-
Yummy Music зур концерт куячак. Барабызмы? 14 март көнне ТР Милли китапханәсендә Yummy Music зур концерт куя.
-
Коронавирус ияртсәң, күкрәк сөте яшел төскә керә? Бик сәер вакыйга...
-
Җырчы Вадим Захаров уңайсыз хәлгә очраган... Концерттан соң Нияз Сафиуллин белән юлга кузгалдык. Трассада безне полиция хезмәткәрләре туктатты. Документларны тикшергәннән соң, машиналарыннан бер абзыйны чакырып китерделәр.
-
ВИДЕО: Илүсә Хуҗина башкаруында «Зөлайха» җыры «Яңа дулкын» проектының чираттагы чыгарылышында Татарстанның атказанган артисты Илүсә Хуҗина татар халык җырын башкарды.
-
16 яшьлек үсмер әнисен, әтисен һәм 12 яшьлек сеңлесен вәхшиләрчә үтергән... Әтисенең мәетен тиз генә таный алмаганнар...
Кондукторлар эшсез калмасмы?
Ишеткәнсездер, 23 һәм 56 нчы маршрутларда “электрон” кондукторлар эшли башлаячак. Хәзер билетка түләү өчен кесәгә керергә дә кирәкми, ә бары тик карта белән терминалга түләргә кирәк булачак.
Әлегә бу система бары тик сынала гына, киләчәктә гамәлгә керү мөмкинлеге бар. Бу хәбәр "Вконтакте" челтәренә таралгач, күпләр "Күпме кеше эшсез кала инде", - дип борчылды. "Кондукторлар өчен бу "эш" идемени? Күпме борчылып, аз хезмәт хакы алалар бит", - диючеләр дә булды. Ә кайберәүләр исә терминалның гомере озын булмаячак, тиз ватылыр дип фаразлый. "Терминал янына күзәтеп торучы да кирәк булыр бит" - дигән кыз кондукторларның эшсез калмаячагына шулай да ышана әле.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз