КОНКУРСКА ГАРИЗАЛАР ӘЛЕ ҺАМАН ДА КАБУЛ ИТЕЛӘ!
4-5-нче декабрь көннәрендә XIX тапкыр Рөстәм Бикмуллин исемендәге Республикакүләм «БикаФест» яшьләр җыр-шигырь фестивале узачак.
4-5-нче декабрь көннәрендә XIX тапкыр Рөстәм Бикмуллин исемендәге Республикакүләм «БикаФест» яшьләр җыр-шигырь фестивале узачак. Ул «Сәләт» Клубы һәм Татарстан яшьләр иҗтимагый фонды тарафыннан Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгы белән берлектә оештырыла.
Фестивальнең максатлары:
- иҗатка сәләтле балаларны яшьтән барлау, сәләтләрен, мөмкинлекләрен ачу өчен кирәкле шартлар булдыру, алар белән максатлы рәвештә һәм даими эшләү, аларның проблемаларына дәүләт органнары һәм җәмәгатьчелек игътибарын җәлеп итү;
- җыр һәм шигърият өлкәсендә сәләтле балалар һәм яшьләрне барлау, аларга ярдәм итү;
- балаларда һәм яшьләрдә эстетик зәвык, музыкаль культура тәрбияләү;
- сәләтле балалар һәм яшьләр – республиканың интеллектуаль-рухи потенциалы булуын тагын да ассызыклау, җәмәгатьчелеккә җиткерү;
- сәләтле балаларның һәм яшьләрнең дусты, фикердәше, яшьләр лидеры, меценат автор-башкаручы Рөстәм Бикмуллинның истәлеген мәңгеләштерү.
«БикаФест» ике этапта үткәрелә:
1 нче этап – гаризалар кабул итү һәм катнашучыларны читтән торып портфолиолар нигезендә сайлап алу (20 нче октябрь – 20 нче ноябрь).
2-нче этап – катнашучыларны конкурс нигезендә сайлап алу.
Беренче этап нәтиҗәсендә катнашучылар икенче этапка – конкурска чакырыла. Ул 2020 нче елның 4 нче декабрендә Сәләт Йортында (Казан шәһәре, Островский урамы, 23-нче йорт) узачак. Конкурс нәтиҗәсендә фестивальнең Гала-концерты булачак. Ул 2020 нче елның 5 нче декабрендә булачак. Гала-концертта «БикаФест» җиңүчеләре тантаналы рәвештә бүләкләнәчәк.
«БикаФест» фестивалендә иҗади коллективлар һәм аерым чыгыш ясаучылар катнаша. Катнашучыларның яше 12-дән алып 22-гә кадәр. Алар төрле вокал юнәлешендә һәм нәфис сүз осталыгында ярыша ала.
«Идел» журналы 16+
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев