-
ГАЛИМНӘР ИГЕНЧЕЛЕК ӨЛКӘСЕНДӘ ЯҢА ТЕХНОЛОГИЯ УЙЛАП ТАПКАН Казан дәүләт аграр университеты галимнәре тарафыннан кафедра мөдире һәм профессоры Наил Әдһәмов җитәкчелегендә авыл хуҗалыгы машиналарының эшче органнарын ныгытуның комплекслы технологиясе эшләнде.
-
ЯЗУЧЫ РӘФИКЪ ЮНЫС ВАФАТ Язучы, журналист Рәфикъ Юныс улы Юнысов бүген 78 нче яшендә бакыйлыкка күчте. Бу хакта аның соңгы эш урыны “Казан утлары” журналыннан хәбәр иттеләр.
-
ТАТАРСТАНДА БАЛАЛЫ ГАИЛӘЛӘРГӘ ЯРДӘМ КҮРСӘТЕЛӘ Республикада 32 федераль һәм 53 республика чараларын үз эченә алган социаль ярдәм чараларының системасы формалашкан.
-
КАЙБЫЧ МУЗЕЕНДА МУСА ҖӘЛИЛ КҮРГӘЗМӘСЕ Бүген «Кайбыч ягы музее»нда «Һәлак булса да, үлми герой!» дип исемләнгән күчмә күргәзмә ачылачак.
-
ЙОЛДЫЗНАМӘ (19-24 гыйнвар) Узган ел башлаган эшләрегезне уңышлы тәмамлаячаксыз. Бу атнада игътибарны гаиләгә юнәлтү яхшырак. Вакытыгызны үзегезгә һәм балаларыгызга багышларга тырышыгыз. Барчагызга да уңышлы эш атналары!
-
РИЗАТ РАМАЗАНОВНЫ ЗИНИРА ТЕЛЕФОНДА УТЫРГАН ӨЧЕН СҮГӘ Реклама элеп, бер тапкыр бушка суши ашаган булды. Башка андый нәрсә белән кызыксынмадым. «Инстаграм»да акча эшләмим».
-
ЛАНДЫШ НИГЪМӘТҖАНОВАДАН КОЙМАК РЕЦЕПТЫ Ялларда нишлиләр? Тәмле итеп ашыйлар! - дигән җырчы инстаграм битендә.
-
Яратабыз сине, ӘЛФИЯ АВЗАЛОВА! Бүген, 15 гыйнварда моң легендасы - Әлфия Авзалованың туган. "Идел"нең архивында шундый җылы язма саклана. Авторы - Алмаз Хәмзин.
Конкурста катнаш! Яшьләр колагына

Президент Владимир Путин инициативасы белән гамәлгә куелган автономияле коммерциясез “Россия – минем илем” оешмасы “Минем илем – минем Россиям” проектлар конкурсын уздыра. Россия шәһәрләре һәм авылларын социаль-икътисадый яктан үстерүгә юнәлтелгән әлеге яшьләр проектлары конкурсы бөтен ил буенча узачак.
Катнашыр өчен, 19 номинациянең берсендә яки берничәсендә проект әзерләп, 2019 елның 10 апреленә кадәр www.moyastrana.ru сайтында гариза тапшырырга кирәк.
Конкурс яшьләрне Россия төбәкләрен, шәһәрләре һәм авылларын социаль-икътисадый яктан үстерүгә җәлеп итү максатында үткәрелә. 19 номинация арасында “Минем илем”, “Минем шәһәрем”, “Минем авылым”, “Минем гаиләм”, “Интеллектуаль милек – илемнең киләчәге”, шулай ук “Минем туган телем”, “Илемнең экологиясе”, “Минем педагогик инициативам” һ.б. бар.
Җиңүчеләр июньдә Петербург халыкара икътисадый форумында игъдан ителәчәк. Бүләкләр арасында: стажировкалар, белем алуга грантлар һәм премияләр, остазга ия булу, БДИга, шулай ук бакалавриатка, магистратурага, аспирантурага керү имтиханнарына өстәмә баллар. 200 иң яхшы конкурсант махсуслашкан укыту үзәгендә белем алачак.
Катнашучыларны шулай ук социаль-икътисадый проектлау күнекмәләре һәм проектларны гамәли реализацияләү буенча лекция һәм семинарлар көтә.
Конкурс 2003 елдан бирле үткәрелә һәм 14-35 яшьтәге укучыларга, яшь педагогларга, белгечләргә, җирле оешмалар һәм яшьләр проектлары лидерларына адресланган.
Рузия Сафиуллина әзерләде
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз