-
Россиядә беренче тапкыр «Иң яхшы туган тел укытучысы» бәйгесе узачак Конкурс төбәк һәм федераль (йомгаклау) этапларда уздырылачак. Йомгаклау этабы Ставрополь краенда үткәреләчәк. Йомгаклау этабында катнашу өчен Россия Федерациясенең һәр субъектыннан бу елның региональ этабында җиңүче булган бер конкурсант җибәрелә.
-
Роспотребнадзор ковидка каршы барлык чикләүләрне бетергән Роспотребнадзор ковидка каршы барлык чикләүләрне алган. Битлек кию, төнге сәгатьләрдә кафе-рестораннарның эшләвен тыю кебек әйберләр узганда кала, дигән сүз.
-
Россиядә ату коралы сатып алу яшен арттырдылар 29 нчы июньнән Россиядә «Корал турында»гы федераль законга үзгәрешләр үз көченә керде. Хәзер илдә яшәүчеләр утлы корал сатып алу хокукын бары тик 21 яшь тулгач кына ала алачак.
-
Кремль яр буенда туңдырма фестивале башлана Салкын десертларны бөтен ил, шул исәптән Татарстан, җитештерүчеләре тәкъдим итәчәк.
-
КФУның «Татар теле, әдәбияты һәм рус теле» дигән яңа программасына 25 бюджет урыны бирелгән 20 июньдә югары уку йортларына беренче курска укырга керү өчен документлар кабул итү кампаниясе башланып китте.
-
"Яңа дулкын" ютуб-каналында Илдар Кыямов башкаруында "Янбикә" җыры "Яңа дулкын" ютуб-каналында яңа җыр урнаштырылды. "Янбикә" җырын телевидение алып баручысы, нәфис сүз остасы Илдар Кыямов башкара.
-
Ренат Әюпов "Йосыф" кыйссасы турында: "Бер-береңне ишетү өчен бераз тынлык кирәк" Кариев театры сәхнәсендә “Йосыф” кыйссасы тәкъдим ителәчәк. Шул рәвешле Яшь тамашачылар театры татар халкының яраткан китабына яңача караш ташларга чакыра.
-
«UenFest» җиңүчеләре “СОЧИ ПАРК”ка юллама отты! Бүген Казан Кирмәне балаларның тавышыннан гөрләп торды. Биредә алар өчен төрле уеннар, чаралар оештырылды.
-
Стресслы хәлләргә ни рәвешле ресурслар тупларга
Конституция төзәтмәләре турында Эмиль Гобәйдуллин фикере
«Һөнәри компетенцияләрне үстерү үзәге» коммерцияле булмаган автоном оешмасының генераль директоры Эмиль Гобәйдуллин Конституциядәге үзгәрешләр турында фикерен белдерде.
Конституциягә төзәтмәләр нигезендә, дәүләт хезмәткә түләүнең минималь күләмен яшәү минимумыннан да ким булмаган күләмдә билгеләргә, илнең тотрыклы икътисади үсеше һәм гражданнарның байлыгын арттыру өчен тиешле шартлар тудырырга ниятли. Хезмәт кешесенең дәрәҗәсен саклау һәм хөрмәт итү Россиянең икътисади сәясәтендә төп юнәлешләр булачак.
«Әлеге үзгәрешләр хезмәт кешесенең роле һәм абруе тагын да артуга китерәчәк. Нәтиҗәдә, икътисади күрсәткечләр һәм кешеләрнең тормышы яхшырачак», - диде ул.
Гражданнарның хезмәтенә карата хөрмәтне Россия Конституциясендә беркетү һәм аларның хокукларын саклауны тәэмин итү эшче һөнәрләренең абруен күтәрү һәм илдә яшәүчеләрнең байлыгын арттыру өчен этәргеч булачак.
«Ил үсеш кичерәчәк. Урта һөнәри уку йортларына керергә, һөнәр үзләштерергә теләүчеләр саны артачак», - дип сүзен йомгаклады Гобәйдуллин.
Россия Дәүләт Думасына Татарстаннан сайланган депутат Борис Менделевич фикеренчә, Конституциягә төзәтмәләр гражданнарны сыйфатлы медицина ярдәме белән тәэмин итәчәк.
Чыганак: tatar-inform.tatar
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз