Логотип Идель
Яңалыклар

Корбан Бердыев та китә?

Казанның "Рубин" футбол командасы баш тренеры Корбан Бердыев үз вазифасыннан китәчәк.

Казанның "Рубин" футбол командасы баш тренеры Корбан Бердыев үз вазифасыннан китәчәк. Дөрес, бу әле рәсми мәгълүмат түгел.

Sport24 басмасы хәбәр иткәнчә, 66 яшьлек остаз вазифасыннан үз теләге белән китә икән. 2001-2013 елларда "Рубин"ны Россиядә генә түгел, Европада да таныткан Бердыев 2017 елда Казанга әйләнеп кайткан иде. Клуб финанс кыенлыклары кичерде, шул сәбәпле, иң көчле уенчылары белән аерылышырга мәҗбүр булды. Быелгы сезонның беренче яртысын әйбәт кенә уйнаган команда икенче әйләнештә инде аутсайдерлар янына ук тәгәреп төште диярлек.

Казанлыларга чемпионатта ике уен уздырасы калды.

Дөрес, Бердыевның китү-китмәве әлегә рәсми хәбәр түгел.

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Теги: спорт

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев