Логотип Идель
Яңалыклар

Корбан бәйрәмен уздыру тәртипләре һәм корбан чалу урыннары билгеләнде

Казан шәһәрендә корбан чалу 16 урында башкарылачак. Республиканың башка зур шәһәрләрендә махсус урыннар мөхтәсибәт белән килештерелә.

20 июльдә, зөлхиҗҗә аеның 10нчы көнендә, мөселманнар Корбан бәйрәмен билгеләп үтәчәк. Бу уңайдан Татарстанның барлык мәчетләрендә Корбан гаете намазын кояш чыгып 30 минут узгач уку тәкъдим ителә. (Мисал өчен, 20 июль көнне кояш башкалабыз Казанда 03.27 сәгатьтә, Актанышта 03.07 сәгатьтә, Иске Чүпрәледә 03.39 сәгатьтә чыга. Шуңа кояш чыгу вакытларына игътибарлы булу сорала!). Башкала мәчетләрендә корбан гаете түбәндәге тәртиптә үтәчәк:

02.30 – иртәнге намаз;

02.45-03.30 – Коръән укылу;

03.30-04.00 – гает вәгазе укылу;

04.00 – гает намазын уку;

04.05 – гарәп телендә хөтбә, Коръән укып дога кылу.

04.30 – корбан чала башлау.

Казан шәһәрендә корбан чалу 16 урында башкарылачак. Республиканың башка зур шәһәрләрендә махсус урыннар мөхтәсибәт белән килештерелә.

Корбан нисабының күләме – 595 грамм көмеш бәясенә тиң, бу 36 мең сум дигән сүз. Россия Үзәк банкы мәгълүматы буенча, 19 июнь көненә 1 грамм көмеш бәясе 61,27 сум тора.

 

Чыганак: dumrt.ru

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев