Логотип Идель
Яңалыклар

КОРЪӘН-ХАФИЗЛАРГА ШӘҺАДӘТНАМӘ ТАПШЫРУ КОМИССИЯСЕ ЭШЛИ БАШЛАДЫ

Диния Нәзарәтенең Коръәнне ятлау турында беренче Шәһадәтнамәләре кичә “Мөхәммәдия” мәдрәсәсендә тәхфиз (Коръән ятлау) бүлеген уңышлы тәмамлаган 7 укучыга тапшырылды. Шәкертләр, өч ел дәвамында Коръән ятлап, мөфтият комиссиясе каршында имтихан тотты.

Бу хакта кичә ТР мөселманнарының Диния назәрәте сайты язды

    Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин хәер-фатыйхасы һәм тәкъдиме белән, Диния Нәзарәтендә Коръән-хафизларга шәһадәтнамәләр тапшыру комиссиясе эшли башлады. Әлеге комиссияне булдыруның төп максаты – республикадагы Коръән-хафизларның санын белү, аларның әзерлек һәм белем дәрәҗәләрен тикшерү, хафизлыкка ирешүләрен документ белән раслау. Шулай итеп, нәзарәт комиссиясе елына ким дигәндә бер тапкыр җыелып, Коръәнне тулысынча ятлаучылардан имтиханнар кабул итәчәк.

Шунысы әһәмиятле, шаһәдәтнамәне Коръән-Кәримне үзлегеннән ятлаучыларның да имтихан тапшырып алырга мөмкинлеге бар. Комиссия каршында хатасыз, бернинди кимчелекләрсез, барлык кагыйдәләр буенча Коръәнне яттан теләсә кайсы урыннан укып күрсәтеп, имтиханны уңышлы тапшыручылар Коръәнне ятлау турында нәзарәт шәһадәтнамәсенә лаек була. Комиссия каршында ир-атлар һәм хатын-кызлар имтихан тота ала.

Имтихан комиссиясе составында – Коръән-хафизлардан торган нәзарәтнең шәригать мәсьәләләре бүлеге хезмәткәрләре, дини уку йортларында хезмәт куючы остазлар. Комиссиянең рәисе – ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең шәригать мәсьәләләре буенча бүлекнең баш белгече Илнур хәзрәт Хәйруллин. Шәһадәтнамәләр тапшыру барышында нәзарәттә Коръән-хафизлар буенча мәгълүмат базасы булдырылачак, ә бу исә, үз чиратында, Рамазан айларында тәравих намазларын алып бару өчен үзебезнең төбәк, ил хафизларын җәлеп итәргә мөмкинлек бирәчәк.

Диния Нәзарәтенең Коръәнне ятлау турында беренче Шәһадәтнамәләре кичә “Мөхәммәдия” мәдрәсәсендә тәхфиз (Коръән ятлау) бүлеген уңышлы тәмамлаган 7 укучыга тапшырылды. Шәкертләр, өч ел дәвамында Коръән ятлап, мөфтият комиссиясе каршында имтихан тотты.

Шәһадәтнамә Хафс риваяте буенча Гасыйм кыйраәтендә Коръәнне укып, тәҗвид кагыйдәләре белән сөйләп ятлауны төгәлләгәнен раслый. Шәһадәтнамә гарәп һәм татар телләрендә языла һәм ул Татарстан мөфтие һәм комиссия рәисе имзалары белән беркетелә, мөфтият мөһере куела.

фото: шул ук сайттан

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев