Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!
  • Рус Тат
  • Реклама
    Яңалык/Эксклюзив
    • «ЯШЬ КИЛЕН» ПРОЕКТЫНА ТЕРКӘЛҮ БАШЛАНДЫ Әлеге чарада катнашырга Казанда гына түгел, Россиянең башка төбәкләре һәм районнарында яшәүче яшь мөслимәләр дә теләк белдерде. Шуңа күрә проект оффлайнда гына түгел, онлайн форматта да үткәреләчәк.
      45
      0
      0
    • РЕСПУБЛИКА ЙОГЫШЛЫ АВЫРУЛАР ХАСТАХАНӘСЕНДӘ ЯҢА БҮЛЕКЛӘР АЧЫЛА Яңа бүлекләр Республика клиник йогышлы авырулар хастаханәсе (РКИБ) белгечләренә ярдәм итү максатыннан ачыла.
      59
      0
      0
    • "ТЫНЫЧ СӘГАТЬ ЗАКОНЫ" - кемнәр өчен? Яңа законга ярашлы, 13 сәгатьтән 15 сәгатькә кадәр күпфатирлы йортларда һәм тулай торакларда ремонт эшләре башкарырга ярамый.
      65
      0
      0
    • "ШАЯН" КӨН САЕН ҮСӘ, ШАТЛАНДЫРА! Бүген “ШАЯН ТВ” телеканалы “Сәйлән” фестиваленең икенче сезоны башлану уңаеннан журналистлар белән очрашу уздырды. Чакырылган кунаклар арасында «Яңа гасыр» телерадиокомпаниясе генераль директорының киңәшчесе, халык шагыйре Разил Вәлиев, җырчылар Айсылу Габдинова һәм Ландыш Нигъмәтҗанова да бар иде.
      205
      0
      0
    • Яшь осталар көч сынашты «Үзегез сайлаган һөнәргә тулысынча бирелегез. Һәрчак камиллеккә барырга, үз эшеңдә иң яхшысына әйләнергә тырышырга кирәк»
      2249
      0
      6

    КОРЪӘН КИТАПЛАРЫ КҮРГӘЗМӘСЕ АЧЫЛАЧАК

    15 сентябрьдә 15: 00 сәгатьтә Ислам мәдәнияте музеенда «Коръән дөнья халыклары телләренә тәрҗемәләрдә» (Шамил Закировның 75 еллыгына) күргәзмәсе ачыла. Бу хакта Г.Камал театры матбугат хезмәте хәбәр итә.

    Күргәзмәнең күпчелек өлешен Шамил Закиров тарафыннан бирелгән материаллар алып тора. Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры музее материаллары коллекцияне булдыру контекстын шәрехли.

    Күргәзмә Европа (рус, инглиз, поляк, португал, фин һ.б.) һәм Көнчыгыш (япон, урду, хинди, кытай) телләрендәге, шулай ук Россия һәм БДБ илләре халыкларының телләрендәге Коръән коллекцияләре белән таныштыра. Коръән басмаларының географиясе мөселманнарның төп китабы белән кызыксынуның киңлеген күрсәтә.

    Тәкъдим ителгән китаплар бүләк язуларына ия, аларның кайберләрендә «Кол Шәриф мәчете Коръән китабы» («Кол Шәриф мәчетенең Коръән китапханәсе») легендасы язылган махсус мөһерне күрергә мөмкин. Шамил Закиров үз коллекциясендәге китапларны шулай билгеләгән. Аерым экземплярлар Россиядә туып-үскән, чит илләрдә яшәүче һәм хезмәттәшләре тарафыннан бүләк ителгән.

    Күргәзмә 2020 елның октябрь ахырына кадәр дәвам итәчәк. 

    Шамил Зиннур улы Закиров (1945-2012) - 1985-2012 елларда Г. Камал исемендәге театр директоры, җәмәгать һәм театр эшлеклесе. Ул «Казан Кремле» музей-тыюлыгына 613 уникаль экспонат тапшырган. Алар арасында Коръән, Изге китапка тәрҗемәләр һәм аңлатмалар, Коръән фәннәре буенча хезмәтләр, шамаилләр, декоратив-гамәли сәнгать предметлары һ.б. бар. Әлеге материаллар «Казан Кремле» музей-тыюлыгы фондларында саклана һәм өйрәнелә, шулай ук күп кенә күргәзмә проектларында мөһим экспонатлар булып тора.

    Реклама

    Чыганак: tatar-inform.tatar 

     

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Комментарии (0)
    Осталось символов:
    Реклама
    • ИДЕЛ. ЯШЬЛӘР ШУРАСЫ
    • КАЛЕБ. ЯҢА ДУЛКЫН
    • "Платим налоги - создаем будущее сегодня! "
    • Kazan digital week
    • Потребуй чек! Проверь чек!
    • Милли китап һәм көйләр
    • Журналга онлайн язылу