Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!
  • Рус Тат
  • Реклама
    Яңалык/Эксклюзив
    • «МИНЕМ ТАТАРСТАН» - ТАТАР ТЕЛЕН ҮСТЕРӘ "Викимедиа РУ” коммерциячел булмаган партнерлык һәм татар теле викимедиачылар “Минем Татарстан” республикабызның географиясе, мәдәнияте, тарихы һәм бүгенге чынбарлыклары турында Википедия мәкаләләрен булдыру һәм үстерүгә багышланган тематик марафон.
      86
      0
      0
    • 31 ДЕКАБРЬДӘ ЯЛ ИТӘБЕЗ! ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов шул хактагы боерыкны имзалаган.
      105
      0
      0
    • ЮЛЛАРДА БОЗЛАВЫК ХАСИЛ БУЛЫРГА МӨМКИН Һава шартларының начараюы төнге сәгатьләрдә көтелә.
      118
      0
      0
    • ЯШЬ ЯЗУЧЫЛАР ӨЧЕН ШӘРИФ КАМАЛ ИСЕМЕНДӘГЕ ӘДӘБИЯ ПРЕМИЯ! Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы, Татар әдәбияты тарихы музее һәм Шәриф Камал мемориаль фатиры (Татар китабы йорты) яшь язучылар өчен «чәчмә әсәр» һәм «әдәби тәрҗемә» номинацияләре буенча Шәриф Камал исемендәге әдәби премия булдырды.
      146
      0
      0

    КОРЪӘННЕҢ МӘГЪНӘВИ ТӘРҖЕМӘЛӘРЕН БУШЛАЙ ТЫҢЛАП БУЛА

    Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәтенең «Азан» радиосы сөекле Пәйгамбәребезнең  туган көне — Мәүлид уңаеннан тыңлаучыларына бүләк әзерләде. Татар һәм рус телләрендәге «Кәлам Шәриф. Мәгънәви тәрҗемә» һәм «Калям Шариф. Перевод смыслов» басмаларының аудиоверсияләрен теләгән һәркем бушлай күчереп алырга мөмкин. Бу турыда Диния нәзарәте хәбәр итте.

    Аудиоязмалар azan.fm радиостанциясе сайтында урнаштырылган.

    Фундаменталь хезмәтләрнең аудиоязмалары «Азан» радиосы редакциясе тарафыннан әзерләнгән. Рус телендәге тәрҗемәләрне 40 сәгать дәвамында Биектау районының Калинин бистәсендәге «Карадениз» мәчете имам-хатыйбы Айбек Токтосопиев укыды, ә татар телендәгесен 35 сәгать дәвамында журналист һәм телетапшырулар алып баручы Илдар Кыямов яздырды.

    Реклама

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Комментарии (0)
    Осталось символов:
    Реклама
    • ИДЕЛ, ДЕКАБРЬ. ЭЧТӘЛЕК
    • ЯЗЫЛЫРГА ӨЛГЕРЕГЕЗ!
    • ӘДӘБИ МАРАФОН. ФОТОРЕПОРТАЖ
    • БЕЛЕМ ҖӘҮҺӘРЛӘРЕ. ФОТОРЕПОРТАЖ
    • ПОЛИЦИОНЕР. ТИНЧУРИН ТЕАТРЫ
    • "Внесудебное банкротство гражданина"
    • Кышкы язылу өчен бүләк от!
    • ӘДӘБИ СУД. ИДЕЛ.
    • "Единый налоговый платеж"
    • ИДЕЛ. ЯШЬЛӘР ШУРАСЫ