-
Yummy Music зур концерт куячак. Барабызмы? 14 март көнне ТР Милли китапханәсендә Yummy Music зур концерт куя.
-
“Ак чәчәкләр кебек” премьерасының төп үзенчәлеге - авторында Г.Кариев исемендәге Казан татар дәүләт яшь тамашачы театры 33 сезонның бишенче премьерасын тәкъдим итә.
-
КЫЯМОВЛАР МИЛЛИ ГОРУРЛЫК УЯТА ТОРГАН ПРОГРАММА ӘЗЕРЛӘГӘН 13 март көнне Тукай районының Сәмәкәй авылында җырчы, халыкара конкурслар лауреаты Сөмбел һәм актер, журналист Идел Кыямовлар музыкаль-шигъри кичә оештыра.
-
ТӨРКИЯ ЖУРНАЛЫ ҺАДИ ТАКТАШ ТУРЫНДА ЯЗА Төркиядә татарның күренекле шагыйре Һади Такташ турында әтрафлы мәкалә дөнья күрде.
-
Олы яшьтәге ир белән хатынны, аларның киленен һәм алты яшьлек оныгын үтергән Мәрхүмнәр барысы да коттеджда булган. Җинаятьче пенсионерларны буып үтергән, киленне башта көчләгән, аннары пычак белән кадаган, бала караватында ята торган сабыйны да үтергән. Ул берничә көн элек кенә туган көнен бәйрәм иткән булган.
-
Илсөя Бәдретдинова: "Бер күлмәк кенә булмады бу..." Җырчы Илсөя Бәдретдиновага ниләр генә язмыйлар...
-
Егетләр колагына: кызларга нинди бүләк ошый? Бик тиздә 8 март - Халыкара хатын-кызлар көне җитә. Гүзәл затларыгызны ничек сөендерергә белмисезме? Нинди бүләк алыйм, дип баш ватасызмы? Ә безнең сезгә берничә киңәш бирәсебез килә.
-
SMM буенча онлайн-курслар башланып китте Программа гамәли биремнәрдән һәм лекциядән тора.
КОРОНАВИРУСТАН ТАГЫН ИКЕ ҮЛЕМ ОЧРАГЫ
Татарстанда коронавирустан тагын ике үлем очрагы теркәлде. Коронавируска каршы көрәш буенча республика оператив штабы шул хакта хәбәр итә.
Ике яклы пневмония диагнозы куелган 1929 елгы хатын-кызны Саба Үзәк район хастаханәсенә китергәннәр. Ул берничә җитди хроник авырудан интеккән. Лаборатор тикшеренүләр вакытында аның организмында коронавирус булуы расланган.
Казанда яшәүче 1960 елгы хатын-кызны яңа төрдәге SARS-CoV-2 коронавирусы нәтиҗәсендә үсеш алган пневмония диагнозы булган. Аны 16нчы шәһәр клиник хастаханәсе базасында вакытлыча оештырылган йогышлы авырулар госпиталенә китергәннәр. Хроник авыруларның көчәюе нәтиҗәсендә аның хәле начарланган. Вирус идентификацияләнгән, үлемнең сәбәбе аутопсия нәтиҗәсендә билгеләнгән.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз