Логотип Идель
Яңалыклар

КОРОНАВИРУС 128НЧЕ ТАТАРСТАНЛЫНЫҢ ГОМЕРЕН ӨЗДЕ...

Татарстанда тагын ике кеше яңа коронавирус инфекциясе корбаны булды.

Татарстанда тагын ике кеше яңа коронавирус инфекциясе корбаны булды. Бу хакта ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр.

«Татарстанда коронавирус инфекциясеннән тагын ике үлем очрагы расланды», - дип искәрттеләр министрлыкта.

1953 елгы хатын-кызны хастаханәгә «пневмония» диагнозы белән китергәннәр. Хроник авырулардан интегү аркасында пациентның хәле тагын да начарланган.

1956 елгы тагын бер хатын-кызны шулай ук «пневмония» диагнозы белән хастаханәгә озатканнар. Хроник авырулар көчәю фонында аны дәвалау кыенлашкан.

Үлем сәбәбе патологоанатомик экспертиза нәтиҗәсендә расланган. Вирус идентификацияләнгән, дип искәрттеләр ведомствода.

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев